news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә катнашты

Шәхси беренчелектә кызлардан Мәлки төп мәктәбеннән Карина Петуховага тиңнәр булмады.

(Кайбыч, 25 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Олы Подберезье укучылары Чаллыда “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә катнашты. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары арасындагы бәйге һәр елны Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Аның максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше формалаштыру. ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин әйтеп узганча, бәйге балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип яза җирле басма. 

Унҗиде мәктәптән килгән командалар бу көнне һәрьяклап сыналды: каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрделәр, эрудитлар турнирында, иҗади, плакатлар бәйгеләрендә катнашты, һәлакәтләр вакытында беренче медицина ярдәмен дә күрсәттеләр. Әйе, укучылар хаклы: юл билгеләре күп нәрсә турында сөйли. Аларның һәрберсе тирән мәгънәгә ия һәм һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәр кеше: әтиме-әниме, абыймы-энеме, студент, укытучы, директор, профессор, министрмы – юлларда бик сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш.

Укучылар бәйгегә җитди әзерләнгән. Шәхси беренчелектә кызлардан Мәлки төп мәктәбеннән Карина Петуховага тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Олы Урсактан Фирүзә Газиева һәм Мәлкидән Милана Горшкова яулады. Малайлар арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Дмитрий Чекмарев барысын да уздырды. Олы Урсактан Рүзәл Хәялиев, лидердан беразга гына калышып, икенче күрсәткечкә иреште. Өченче урын Борындыктан Данияр Гарәфиевка бирелде.

Жюри әгъзалары плакатлар бәйгесе җиңүчеләрен аерым билгеләп үтәргә булдылар. Аларга Борындык мәктәбе командасының плакаты аеруча ошады. Бәрлебашы һәм Иске Тәрбит мәктәпләренә икенче- өченче урыннар бирелде.

Гомуми нәтиҗәләр буенча, командалар арасында иң күп балл туплап, Олы Подберезье мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Олы Урсак мәктәбе командасы – икенче, мәлкилеләр өченче урында.

– Мәктәпләр командаларының бәйгегә ничек әзерләнүе бүген ачык күренде. Шуннан чыгып, һәр мәктәп үзенә нәтиҗә чыгара ала. Узган елларда “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә катнашучыларның быел күбесе алышынган. Аларны югары баллар алырлык итеп, яңадан әзерләгә кирәк. Бәйгенең җинүчесе – Олы Подберезье урта мәктәбе командасы районыбыз данын яклап 23- 26 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә узучы “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесенең республика этабында чыгыш ясый, – диде мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин призлы урыннарны яулаган укучыларга, командаларга бүләкләр тапшырганнан соң.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100