news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар Казан ярминкәсендә 700 мең сумлык товар сатты

Ун автомобильдә сату иттеләр

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Кайбыч уңганнары Казанга ярминкәгә барды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хәзерләүләр буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әй¬түенчә, барлыгы ун автомобильдә сыер ите, сөт, сөт продуктлары, бә¬рәң¬ге, кишер, кызыл чөгендер, атланмай, кондитер, ипи-күмәч, шикәр комы, он, бодай, арпа, бал алып барылган. Казанлыларга бу көнне 700 мең сумлык товар саттылар, дип яза “Кайбыч таңнары” басмасы.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100