news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар “Калфаклы сандугач -⁠2017” фестиваленнән җиңү белән кайтты

Казан шәһәренең дүртенче гимназиясендә узган Сара Садыйкова исемендәге әлеге фестивальдә Кайбыч укучылары да катнашты.

(Кайбыч, 3 ноябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Бөтендөнья Татар конгрессы, ТР Композиторлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бергә оештырган әлеге бәйге «Яраткан композиторыбызның туына 110 ел» исеме астында үтте. Аның максаты – татар композиторы Сара Садыйкованың бай мирасын пропагандалау, сәләтле балаларны ачыклау, дип яза җирле басма.

Фестивальнең шул исемдә үтүе табигый, чөнки композитор гел калфактан йөргән. Бу фестиваль Сара апаны искә алу да әле ул. Әлеге фестивальдә катнашып, Иске Чәчкаб мәктәбенең «Салават күпере» ансамбле кечкенә группадагы вокал ансамбльләр арасында беренче урынны яулады. Үз эшен яратып башкаручы педагог Люция Габидуллина җитәкчелегендәге ансамбль бәйгеләрдә даими рәвештә җиңүләр яулап килә. Олы Кайбыч мәктәбеннән Гөлназ Гайнуллинаның да беренче урынга чыгуы гаҗәп түгел. Чөнки «Йолдызлык» фестивалендә республика күләмендә җиңү яулаган кыз ул. Әлеге мәктәптә укучы Земфира Низамиева өченче урында. Икесе дә тәҗрибәле 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100