news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар экологик диктант язды

Бөтенроссия күләмендә узган Экологик белемнәр көненә багышланган диктантны районның төрле оешмаларында эшләүче 25 кеше язды.

(Кайбыч, 22 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Илүзә Сафина). Кайбычлылар экологик диктант язды. Бөтенроссия күләмендә узган Экологик белемнәр көненә багышланган диктантны районның төрле оешмаларында эшләүче 25 кеше язды, дип хәбәр итә район газетасы.

Әлеге чараны “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Бикаева партия лидеры Рушания Лотфуллина белән берлектә үткәрде. Диктант язуда катнашучылар теория һәм практикага кагылышлы 35 тест соравына җавап бирде. Оештыручылар Бөтенроссия күләмендәге тест биремнәрен Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты студентлары белән бергә әзерләгән. – Табигатьне саклауга багышланган ел уңаеннан “Яшь гвардия”челәр эшчәнлегендә яңа экологик юнәлеш барлыкка килде. Без, беренче чиратта, тиешсез урыннарга түгелгән чүплекләрне ачыклау буенча эш алып барачакбыз, –диде Лилия Бикаева. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгече Айдар Рәхмәтуллин да диктант язучылар арасында.

– Мондый экологик проектлар ешрак үткәрелсен иде. Бүгенге тест сораулары арасында шактый катлаулылары да булды. Заводлар күп, һава төтен белән пычрана, тирә-⁠юньгә чүп түгүчеләр дә бар әле. Мине шул борчый.

Экологик диктант язучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100