news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычлылар Бөтенроссия җәйге авыл уеннарында Татарстан данын яклаячак

Мамадышта спорт сөюче гаиләләр арасында үткән республика ярышында Федоровское авылыннан Григорьевлар гаиләсе Татарстан буенча иң яхшысы дип табылды.

(Кайбыч,  2 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин).Мамадыш шәһәрендә спорт сөюче гаиләләр арасында үткән республика ярышында Федоровское авылыннан Григорьевлар гаиләсе чыгыш ясады һәм Татарстан буенча иң яхшысы дип танылды, дип яза җирле басма.

Григорьевлар Мамадышта узучы бу бәйгедә җиденче елын катнаша инде. Мәктәпнең физкультура укытучылары Юрий Николаевич белән Альбина Владимировна моңа кадәр олы кызлары Полина белән чыгыш ясый иде. Алар Россия буенча үткәрелгән авыл спорт уеннары бәйгесендә ике тапкыр, ә республика буенча биш мәртәбә җиңүче булып танылды. Быел Полинаны энесе Егор алыштырды.

Григорьевлар гаиләсе кабат республика буенча иң яхшысы дип танылды. Алар җәй көне Курск өлкәсендә үтәчәк Бөтенроссия җәйге авыл уеннарында Татарстан данын яклаячак. Бу хакта безгә район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Юрий Михайлов хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100