news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычка Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде

Бүгенге көндә Кайбыч кырларынды 130 техника эшли, шуның утызы - чәчү агрегатлары.

Кайбычка Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде
kaibicy.ru

Кайбыч, 3 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сунгатуллина). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы белән танышу өчен  Кайбычка килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул безгә Апас районына булган эш сәфәреннән соң юл тотты. Елдагыча ул башта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә вертолеттан район кырларын карап әйләнде. Марат Готович белән бергә бу юлы РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да килгән иде. "Ак Барс" холдингы генераль директоры Иван Егоров, урынбасары Камил Галиев та килгән иде.

Министр белән очрашу Олы Подберезье авылы янындагы уҗым кырында узды. Анда инвестор "Ак барс" канаты астында эшләүче агрофирмалар, барлык хуҗалыклар җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары җыелган иде. Альберт Рәхмәтуллин министрны эш барышы белән таныштырды.

Язгы чәчүнең оешкан төстә башланып китүе, эшнең ике смендада алып барылуы, туфракка күпме ашлама кертелүе, авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы түләү, язгы чәчүне Бөек Җиңүнең 74 еллыгына - 9 Майга тәмамлау бурычы куелуы турында сөйләде.

Бүгенге көндә Кайбыч кырларынды 130 техника эшли, шуның утызы - чәчү агрегатлары. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, механизаторлар кырда нәтиҗәле эш алып бара.
Марат Әхмәтов авылга күрсәтелүче дәүләт ярдәме, республикада шактый мәйданнарда уҗым культураларына зыян килүе турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100