news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычка РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

Депутат иң элек гражданнарны кабул итте, аннары Федоровское авылы өлкәннәрен котлады.

 

(Кайбыч, 10 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары»,  Ләйсән Саттарова). Кайбычка РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-⁠мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов иң элек гражданнарны кабул итте, аннары Федоровское авылы өлкәннәрен котлады, дип яза район газетасы.

Депутатка үз гозер-⁠үтенечләре белән биш кеше мөрәҗәгать итте. Кошман авылыннан килгән Ильмира Хәйретдинованы инвалидлар яшәгән шәхси йортларда уңайлы мохит тудыру мәсьәләсе борчый. Олы Кайбычтан декрет ялында утыручы Марина Русованың соравы Ана (гаилә) капиталыннан бер тапкыр түләнүче акчадан файдалануга кагылышлы иде. Шушы ук авылда яшәүче Ләйсән Фәррахова яңа парктагы балалар мәйданчыгына резина япма җәеп булмасмы икән, диде. Олы Кайбыч мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахманова чаңгы базасы төзү, чаңгыларны прокатка алуны оештыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Районның “Яшь армиячеләр” хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдиновның сораулары җәйге чорда балалар өчен лагерьлар оештыруга, Кораллы көчләр ветераннары мәсьәләләренә кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына аңлатма биреп, алардан гаризалар кабул иткәннән соң, депутат, Федоровское мәктәбенә барып, авыл өлкәннәрен котлады. Алар өчен биредә Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнгән иде. Илдар Гыйльметдинов 60, 70, 80 яшьлек юбилярларга бүләкләр тапшырды.

— Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телим сезгә. Балаларыгыз, оныкларыгыз яныгызга ешрак кайтсыннар. Дөньялар тыныч-имин булсын, төрле телләрдә сөйләшеп, төрле дин тотучылар барыбыз бергә дус-тату яшәсәк иде, – диде ул. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, мәктәп директоры Михаил Серяков һәм ветераннар Советы рәисе Надежда Филина да абый-апаларга изге теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100