news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычка Казахстан Республикасының яшь артистлары килде

«Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театр фестивале кысаларында алар Чаллы шәһәрендә, Апас, Тәтеш сәхнәләрендә осталыкларын күрсәтергә өлгергән инде.

(Кайбыч, 26 май, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары»,  Людмила Путятинская). Казахстан Республикасы Актүбә өлкәсенең «Алакай» («Ура») курчак театры артистлары Кайбычта да сәхнә тотты, дип яза җирле басма.

Иң элек яшь артистлар өчен Олы Кайбыч буйлап экскурсия үткәрелде. Аларны мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова озатып йөрде. Кунаклар Галия Кайбицкая исемендәге музейда, мемориаль комплекста, спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Сабантуй мәйданында булды. Район үзәге белән танышканнан соң, артистлар Олы Кайбыч мәдәният йортында «Дүңгәләк карт» дип исемләнгән спектакль күрсәтте. Ул тулы аншлаг белән узды. Балалар алкышлап кына калмады, төп геройның язмышы өчен борчылып, залдан аңа киңәшләр биреп, ул явыз көчләрне җиңгән саен, шатланып утырды.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Асия Курманалина җитәкчелегендәге театр труппасына матур чыгыш ясаулары һәм балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтте. Бүләкләр алышып, гүзәл затларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Безнең район яшь артистларда уңай тәэсирләр генә калдырган.

 Кайбычта без беренче тапкыр гына әле. Мондагы җылы каршы алу һәм кунакчыллык безне сокландырды, – диде Казахстан Республикасының иң яхшы мәдәният хезмәткәре Нурат Мурат улы. – Күп илләрдә – Греция, Болгария, Төркиядә булганыбыз бар, ләкин монда шулкадәр җылылык сизелә ки, хәтта биредә яшәп каласы килә.
Актүбә шәһәрендә Халыклар дуслыгы йорты бар икән һәм анда татар мәдәниятенә дә зур игътибар бирелә. 

Безнең районга килгәч, Казахстан артистлары татарстанлыларның дуслыгы күркәм эшләр белән ныгуына, аларның барлык милләт һәм дин вәкилләренә ихтирам белән карауларына инанган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100