news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч Үзәк район хастаханәсендә яңа баш табиб

Бүген районда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин булып киткән.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Кайбыч муниципаль районына Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә ул Үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашкан. Әлеге очрашуда коллективка яңа баш табиб тәкъдим ителгән.

Министр боерыгы нигезендә, әлеге вазифага Гөлнара Сафиуллина билгеләнгән. Ул моңа кадәр хастаханәнең баш табибы урынбасары булып эшләгән.
Кырык елдан артык район халкының сәламәтлеген саклаган Татарстан Республикасының атказанган табибы Газимагомед Магомедовка район башлыгы Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot