news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч ветеринария берләшмәсенең техника паркы тулыланды

Район ветеринария берләшмәсенә «УАЗ» автомобиле базасында тагылмасы белән яңа универсаль күчмә ветеринария пункты кайтартылды.

(Кайбыч, 2 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы ветеринария берләшмәсенә «УАЗ» автомобиле базасында тагылмасы белән яңа универсаль күчмә ветеринария пункты кайтартылды.

Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Зиядиев әйтеп узганча, машина һәм күчмә ветеринария пунктларын аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов март аенда тапшырган. Ул көнне ветеринарлар гына түгел, Дәүләт нәсел эше хезмәте һәм Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге хезмәткәрләренә дә яңа автомобильләр тапшырылган.

– Әлеге зур ярдәме өчен без Президентыбызга тирән рәхмәтле. Бу тантанада ул Татарстанда миллионга якын кешенең авыл җирендә яшәве һәм нәкъ менә шәхси хуҗалыкларның республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысына якынын җитештерүен билгеләп узган иде. Ветеринарлар фермаларда, шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең сәламәтлеген кайгырта, алар арасында төрле авырулар килеп чыкмасын өчен профилактик чаралар үткәрә.Терлекчелек тармагын ветеринария хезмәтеннән башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел, – диде баш ветеринария врачы. –Күчмә ветеринария пункты ярдәмендә мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү, чистарту, ясалма орлыкландыру, вак йорт хайваннарына оператив чаралар үткәрергә мөмкин. Анда дезинфекция, дезинсекция ясау җайланмасы да бар. Бу автомобиль, авыл җирлегенең алдан чакыруы нигезендә, ветеринария участок пунктлары булмаган авылларга килеп, халыктагы малларга хезмәт күрсәтәчәк.

Ишегалды тутырып мал асраучыларга бик кулай бу. Ә яңа техника һәм җиһазлар кайтартылуы халыкка ветеринария хезмәте күрсәтүне тагын да уңышлырак алып барырга мөмкинлек бирә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100