news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч ветераннарына "Кораллы көчләргә 100 ел” истәлек медальләре тапшырылды

Бүгенге көндә Кайбыч районында 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

 (Кайбыч, 23 февраль,"Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч ветераннарына "Кораллы көчләргә 100 ел” истәлек медальләре тапшырылды. Бу медальгә район авылларында яшәүче 14 сугыш ветераны һәм мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче тугыз педагог лаек булды, дип яза җирле басма.

Ветераннарга әлеге медальләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өйләренә илтеп тапшырды.

-Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне һәм Россия Кораллы көчләренә 100 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм! Сезнең буынга дәһшәтле сугышның үзәгендә кайнарга туры килгән. Фашист илбасарларын җиңүгә керткән зур өлешегез, хәзерге тыныч тормышыбыз, мул табыннарыбыз өчен безнең буын сезгә мең-мең рәхмәтле. Сезнең батырлыгыгыз халкыбыз күңелендә буыннардан буыннарга сакланып барыр. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, балалар, онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, аларның игътибарын, ихтирамын тоеп озак еллар яшәсәгез иде, - диде Альберт Илгизәрович ветераннарга юбилей медален, иң изге теләкләре язылган котлау открыткалары һәм ветераннар өчен махсус эшләтелгән тортлар тапшырып.

Кошман авылында яшәүче Хәсән Җиһаншин, Кече Мәме авылыннан Александр Ершовк, Бәрлебашы авылыннан Евдокия Вакатова һәм башка ветераннар үзләренә күрсәткән хөрмәт өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

- Безнең белән сугыш уты кичүчеләрнең сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Мин дә җирлегебезнең бердәнбер ветераны, - диде Александр Ершов.- Улым Юрий да Әфганстанда хезмәт итеп кайтты. Тынычлык бик кадерле безгә. Төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге белән яуланып алынган Җиңү мәңгелек булсын, сугыш утын күрергә язмасын. Ветераннарның барысына да, бүләкләрдән тыш, 23 февральгә дип махсус ясалган тортлар да бүләк иттеләр. Юбилей медальләре тапшыру тантанасында авыл җирлекләре башлыклары, ветераннарга махсус беркетелгән кураторлар, яшь армиячеләр дә катнашты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100