news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кайбыч урманнарыннан – 18,5 мең тонна имән чикләвеге

Урманчылар укчылары белән шуның кадәр уңыш туплаган

  (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Быел Кайбыч урманнарында имән чикләвеге бик уңган. Урманчыларга мәктәп укучылары да ярдәм итә.

Кайбыч урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Елена Фирсова хәбәр иткәнчә, имән чикләвегенең күп булуына соңгы өч елда имәнлекләрне авиация юлы белән эшкәртү уңышны арттырган. Хәзерге вакытта урманчылар һәм укучылар көче белән барлыгы 18 тонна 550 килограмм чимал җыелган. Имән чикләвеген урманчылык питомникларында утыртып, үсентеләр үстерәләр, ә бер өлешен башка бер урманчылыкка җибәрәләр. Ул үсентеләрне алга таба Кайбыч урманнарына, юл буйларына утыртырга җыеналар, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100