news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәт коллективы узган елга йомгак ясады

Хисап җыелышы азагында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

 (Кайбыч, 17 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). 2017 елда башкарылган эшләр, 2018 елга планнар һәм бурычлар буенча доклад белән “Кайбыч урманчылыгы” җитәкче-⁠урманчысы Илгиз Хаффазов чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәт коллективының эшенә уңай бәя бирде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч урман хуҗалыгына төрле яклап ярдәмнәре өчен министрлыкка, хезмәт коллективына югары хезмәт уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

Хисап җыелышы азагында Илгиз Хаффазов шушы арада юбилейларын билгеләп үткән һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100