news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч укучыларына тантаналы төстә паспорт тапшырылды

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшүсмерләргә иң җылы теләкләрен җиткерде.

(Кайбыч, 27 май, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч укучыларына тантаналы төстә паспорт тапшырылды. Галия Кайбицкая исемендәге музейда 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасында да бу документның әһәмияте, аның кайчаннан бирелә башлавы турында бай мәгълүмат бирделәр, дип яза җирле басма.

Музей хезмәткәре Әлфинур Баһавиева чыгышыннан күренгәнчә, шәхесне раслаучы беренче таныклыклар 18 гасырда барлыкка килгән. Петр патша 1721 елда ук инде даими яшәү урыннарыннан вакытлыча киткән крестьяннар өчен мәҗбүри рәвештә паспортлар бирүне гамәлгә керткән. Революциядән соң, 1917 елда паспортлар бирү туктатылган, чөнки большевиклар аны искелек калдыгы дип санаган. Кем булуыңны раслаучы төп документ урынына өяз башкарма комитеты белешмәсе, профсоюз билеты да яраган. Бары 1932 елның декабрендә генә бердәм паспорт системасы турындагы закон гамәлгә кергән. Районыбызның төрле авылларыннан җыелган укучылар бу хакта кызыксынып тыңладылар. Музей директоры Энҗе Мингалиева алып барган әлеге тантанага районның төрле авылларыннан 14 укучы һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшүсмерләргә иң җылы теләкләрен җиткерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100