news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч укучылары сафта йөрү осталыгын күрсәтте

Әлеге чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.

(Кайбыч, 2 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Узган атнада “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәпләр командалары укучылары командалары арасында сафта йөрү, җыр башкару буенча смотр-бәйге үткәрелде. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды, дип яза җирле басма.

Әлеге смотр-бәйгенең максаты – район мәктәпләре укучыларының сафта йөрү буенча әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү, Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин бәйге шартлары белән таныштырды. Шуннан соң, команданың стройга тезелү, тәртип буенча исәпләү, командирның хөкемдарга команданың смотр-бәйгегә әзерлеген белдерүе тыңланды.

Команда командиры бер укучыны сафтан чыгарып, уңга, сулга борылу, сафта йөргән вакытта борылу алымнарын үтәргә боера. Аннан соң, команда бергә командирның төрле боерыкларын үти, строй белән җыр башкара. Жюри чыгышларны биш баллы система буенча бәяләде.

- Смотр- бәйгегә Олы Кайбыч мәктәбенең ике командасы да аеруча яхшы әзерләнгән. Алар бәйгенең һәр биремен төгәл үтәде һәм беренче-икенче урыннарны яулады. Җитәкчеләре Гөлинә Габдрахманованың зур көч куйганлыгы күренеп тора, - диде районның “Яшь гвардиячеләр” хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов. - Шул ук вакытта Иске Чәчкаб, Кече Мәме, Ульянково, Мөрәле төп мәктәпләренә сафта йөрү күнекмәләрен камилләштерергә кирәк әле.

Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.

- Мәктәп командаларының смотр-бәйгегә нинди әзерлек белән килүе бүген ачык күренде. Баллар буенча беренче- алтынчы урыннарны яулаган командалар 9 Май көнне район үзәгендә үтәчәк бәйрәм парадында катнашу хокукы ала., - диде Рамил Сәлимович.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100