news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч укучылары ришвәтчелеккә каршы көрәш бәйгесендә җиңделәр

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә педагог Илүсә Карипова кул астында шөгыльләнүче Зилә Әбүзәрова беренче урынны алды.

(Кайбыч, 10 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Казан Кремленең Вәкиллек корпусында ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге иҗади бәйге Кайбыч укучыларына зур җиңүләр китерде. Алар «Намус белән яшәргә кирәк!» дигән темага видеолар, рәсем-плакатларын тәкъдим иткән, дип яза район газетасы.

Замана чиренә әйләнгән ришвәтчелеккә каршы көрәш, аңа киң җәмәгатьчелекне тарту максатындагы бәйге җиңүчеләрен ел саен Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан бүләклиләр.

Җиңүчеләрне Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Марс Бәдретдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов һәм башкалар тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

Бу бәйгедә 1-4 класс укучылары арасындагы «Презентация» номинациясендә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә педагог Илүсә Карипова кул астында шөгыльләнүче Зилә Әбүзәрова беренче урынны алды. «Видеоролик» номинациясендә Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Равия Мусина һәм китапханәче Рәзинә Хәйретдинова җитәкчелегендәге укучылар төркеме – беренче, шушы мәктәптән башлангыч класс укытучысы Лилия Шәмсетдинованың укучылары Никита Русов, Алинә Чайнаева – өченче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100