news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч укучылары профсоюз оештырган бәйгедә катнашты

Әлеге бәйгенең максаты- балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, туган якның бай тарихына кызыксыну уяту.

(Кайбыч, 18 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Быел Россия һөнәр берлекләре федерациясе, ягъни, профсоюзлар оешуга йөз ел тулды. Бер гасырлык тарих уңаеннан Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары арасында "Ватаным белән горурланам!” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе игълан иткән иде. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Әлеге бәйгенең максаты- балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, туган якның бай тарихына кызыксыну уяту, ныклы гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләренә уңай образ формалаштыру иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру. 

Бәйге “Туган ягым”, “Минем гаиләм”, “Кем булырга?” дигән номинацияләрдә узды һәм анда профсоюзда торучыларының балалары катнашты. Татарстан профсоюзлары берлегенең Кайбычтагы вәкиле, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова әйтеп узганча, 2 марттан 28 апрельгә кадәр дәвам иткән бәйгедә безнең районнан егермедән артык бала катнашкан һәм яхшысы дип табылган рәсемнәр бәйгенең республика турына җибәрелгән. Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Ранис Абзалов, Карина Макарова, район үзәгендәге «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Зарина Гобәеваларның иҗат эшләре югары бәяләнгән һәм алар исеменә районга дипломнар, матур уенчыклар җибәрелгән.

- Мин әле икенче класста гына укыйм. Авылыбызның табигате бик матур. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да Бәрле елгасын күзәтергә, яңа ачылган паркта уйнарга, андагы күл буенда йөрергә яратам. Шуңа күрә бу бәйгегә мин “Туган ягым темасына табигать күренеше ясадым. Бу бәйгедә диплом алуыма бик шатмын, - диде Ранис.

17 майда “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында бәйге җиңүчеләрен һәм барлык катнашучыларны тантаналы төстә бүләкләделәр. Тантана балаларның җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан алар викториналарда, төрле уеннарда катнаштылар, дискотека да оештырылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100