news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч укучылары каратэ буенча җиңү яуладылар

Спортчы егетләр Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән кайтты.

Кайбыч укучылары каратэ буенча җиңү яуладылар
kaibicy.ru

(Кайбыч, 9 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Яр Чаллы каласында каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә үткән ярышларда Владислав Васильев шәкертләре ышанычлы чыгыш ясадылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Республика беренчелегенә үткән ярышта Апас, Кайбыч, Түбән Кама районнары, Буа, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре командалары катнашты. Спортның бу төре буенча бәйгедә 300 гә якын яшь каратэчы чыгыш ясады.

Район данын Колаңгы авылыннан Никита һәм Владислав Козловлар яклады. Алар икесе дә 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында призлы урыннарны яуладылар. Никита – беренче, Владислав – өченче урында. Туган районнарына егетләр Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot