news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч укучылары автомобиль модельләре бәйгесендә катнашты

Укучылар үз куллары белән ясаган резина ярдәмендә хәрәкәтләнә торган автомобиль модельләрен ераклыкка, вакытка, туры йөрүгә сынадылар.

(Кайбыч, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч укучылары автомобиль модельләре бәйгесендә катнашты, дип яза җирле басма.

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә район мәктәпләренең авто-модельләштерү түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында бәйге үтте.

Укучылар үз куллары белән ясаган резина ярдәмендә хәрәкәтләнә торган автомобиль модельләрен ераклыкка, вакытка, туры йөрүгә сынадылар. Автомобиль модельләрен ераклыкка йөртүдә Федоровское, Олы Кайбыч, Чүти, Кече Мәме командалары өстен чыкса, югары тизлеккә ирешүчеләр дә, туры йөрүдә дә шул ук мәктәпләр командалары җиңүче булды. Ярашларда сигез команда, утызга якын укучы катнашты. Призлы урыннарга чыккан командаларга, шәхси беренчелектә җиңүчеләргә мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Сирин Гарифуллин Мактау кәгазьләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100