news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч табиблары киңәшмәгә җыелды

Район үзәк сырхауханәсе республика рейтингында 34нче урыннан 23кә күтәрелгән.

Кайбыч табиблары киңәшмәгә җыелды
kaibicy.ru

(Кайбыч, 16 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Людмила Путятинская ). Районның медицина учреждениеләре 2018 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга эш планын билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Медицина киңәшмәсе Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, республика клиник сырхауханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Айрат Хәйруллов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашында узды.

Районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина үзенең докладын кадрлар мәсьәләсеннән башлады. Безнең җирлектә халыкка медицина хезмәтен үзәк сырхауханә, Олы Подберезье табиблык амбулаториясе, 30 фельдшер-акушерлык пункты һәм ФАП булмаган авылларда 21 йорт хуҗалыгы күрсәтә.

"Авыл табибы" программасы ярдәмендә районга белгечләр кайтарта алдык. 2019 елда аларның өчесе белән килешү срогы чыга, аларның берсе педиатр, икесе терапевт вазифасыннан азат ителә. Шушы ук сәбәп белән участок терапевты да эшеннән китте. Ул шулай ук функциональ диагностика табибы да. Яшь кадрлар кирәк.

Айрат Хәйруллов та нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте, алга куелган максатларга киләчәктә дә бергәләп ирешүләренә ышанычын белдерде. Ул республика клиник сырхауханәсе белгечләренең, районга килеп, лекцияләр укыячагына ышандырды.

Медицина киңәшмәсендә йомгаклау сүзе белән Алексей Макаров чыгыш ясады. Районның социаль-икътисади үсеше буенча мәгълүматлар китереп, ул сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Уңай нәтиҗәләргә басым ясап, рейтингтагы позициягә күбрәк игътибар итәргә, тагын да югарырак баскычка күтәрелергә чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100