news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кайбыч таңнары" газетасы призына чаңгы ярышы узды

Ярыш ел саен газетабызның туган көне алдыннан үткәрелә, аның быелгысы да гүзәл табигатьле Олы Урсак авылында узды.

(Кайбыч, 8 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Ярыш ел саен газетабызның туган көне алдыннан үткәрелә, аның быелгысы да гүзәл табигатьле Олы Урсак авылында узды.Ярышны тарихи үткәндәге Кайбыч районнында чыга башлаган газетаның 85 еллыгы, мөстәкыйльлек алганнан соң нәшер ителә башлаган «Кайбыч таңнары»ның 25 еллыгы, Бөек Җиңүнең – 73, ТАССРның 100 еллыгына багышладык,дип яза район газетасы.

Көн чагыштырмача салкын булса да, төшкә таба кояш үзенең нурларын мул сибә башлады. Чаңгычылар өчен менә дигән көн! Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудагы хезмәтебез өчен рәхмәтен белдерде. Редакторыбыз Калининград шәһәренә командировкага китү сәбәпле, командаларны сәламләп, аның урынбасары Фирәдә Сайранова чыгыш ясады.

-⁠ “Кайбыч таңнары” газетасы быел күркәм традиция буенча 23нче тапкыр үз укучылары арасында чаңгы буенча эстафета ярышы үткәрә. Безнең максат – киң катлам укучыларыбызны спортның чаңгы төренә тарту, яшьләр генә түгел, урта һәм өлкән буыннарны да сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Ярышка килгән һәр спортчыга, тренерларына рәхмәтебезне белдерәбез. Гадел көрәштә иң көчлеләр җиңүгә ирешсен дигән теләктә калам, -⁠ диде ул.

Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартларын аңлатканнан соң, бәйгегә старт бирелде. Беренче булып 9 класска кадәрге укучылар чаңгыга басты. Бу көнне газетабыз призына барган ярышта бер үк вакытта өч күчмә кубок өчен көрәш барды. Беренчесе – 9 класска кадәр, икенчесе – 10-⁠11 класслар, өченчесе – оешма, учреждение, авыл җирлекләре командалары арасында.

Нәтиҗәдә, 9 класска кадәрге командалар арасында Борындык төп мәктәбенең составында Адилә Хөснетдинова, Алмаз Шиһапов, Рияз Гыймадиев булган командасы җиңүгә иреште. Мәлки һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары икенче-⁠өченче урыннарны бүлеште. 11 класска кадәр укучылар командалары арасында Олы Урсак мәктәбенең составында Исламия Кәримова, Владимир Биктимеров һәм Рәсим Мөхәммәтҗанов булган командасы иң җитезе иде. Иске Тәрбит һәм Олы Кайбыч мәктәпләре командалары икенче-⁠өченче урыннарда.

-⁠ Узган ел ярышларга аеруча җитди әзерлек алып барган идек. Шуңа да өч кубок та Олы Урсакта калган иде. 9 класска кадәр укучылар командасы быел сынатты шул, призерлар рәтенә дә керә алмадылар. Элекке елларда безнең егет һәм кызларыбыз район, зона, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый иде. Хәзер ул көчле спортчыларыбыз студентлар инде, -⁠ диде Олы Урсак урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илназ Абдуллин.

Оешмалар, авыл җирлекләре командалары арасында кабат Олы Урсак авыл җирлегенең Раил Гыйльметдинов, Энҗе Абдуллина, Илнар Абдуллин составындагы командасына тиңнәр булмады. Чүти авыл җирлеге командасы – икенче, Мәлки авыл җирлеге командасы – өченче урыннарда.

-⁠ “Кайбыч таңнары” газетасы призына үткәрелгән ярышларда даими катнашабыз. Призлы урыннар да яуладык. Быел да тырышлыгыбыз бушка үтмәде, без – икенче урында, -⁠ диде Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов.

Җиңүче командаларга дипломнар, күчмә кубоклар һәм бүләкләргә лаек булды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100