news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кайбыч таңнары" газетасы 85 еллык юбилеен бәйрәм итте

Газета "Колхоз бригадасы" исеме белән 1933 елда чыга башлаган.

(Кайбыч, 19 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина).  "Кайбыч таңнары" газетасы 85 еллык юбилеен бәйрәм итте. Исемнәре татар дөньясында танылу алган тарихчы Исмәгыйль Рәмиев, халык шагыйре Шәүкәт Галиев, журналист-язучы Мәрди Рәфыйков кебек шәхесләр дә иҗаттагы тәүге адымнарын «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясендә ясаган, дип яза район газетасы.

85 яшь кеше гомере өчен инде шактый саналса да, зур тарихлы халык, сыйфатлы газета өчен ул күп түгел. "Кайбыч таңнары"ның лаеклы үткәне бар. «Колхоз бригадасы» исеме белән 1933 елда чыга башлаган газета колхозларга берләшәбез, матур киләчәккә – коммунизмга нигез салабыз дип канатланып йөргән авыл кешеләрен бергә туплаучы булды, шул чорлардагы вакыйгалар эчендә чарланып, үзе дә ныграк үткенләнә, камилләшә барды. Газета Кайбыч районы халкы белән бергә данлы юл үтте, үз тирәсенә фикердәшләрен туплады. «Колхоз бригадасы» кебек үк, 25 яшьлек «Кайбыч таңнары» газетасы да үз алдына куелган бурычны намус белән үтәп килә. Без –оешуыбызның беренче көннәреннән хакимият белән халык арасындагы күперне булдырган матбугат чарасы. Газета халкыбызның фикерләү рәвешен, дөньяга карашын формалаштыруда, аның мәдәни һәм рухи тормышын баетуда гаять зур роль уйный. Бай тарихлы матбугат халкыбызның көндәлек тормышын яктыртудан тыш, телебезне, гореф-гадәтләребезне, милләтнең асыл сыйфатларын халыкка җиткерү миссиясен дә төгәл үти.

Газетаның юбилей тантанасын редакция белән тыгыз элемтәдә торучы дусларыбыз, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, почта хезмәте күрсәтүчеләр, "Колхоз бригадасы" газетасына бәйле шәхесләр, "Кайбыч таңнары" газетасына нигез салган журналистика ветераннары, язмыш кушуы белән башка урыннарга киткән элеккеге хезмәткәрләребез, авыл хәбәрчеләре, республика журналистлары, күрше-тирә районнарның редакторлары катнашында зурлап үткәрдек. Зал тулы халык иде, әмма алар тагын да күбрәк булыр иде әле. Бүгенге көндә газетаны өч меңгә якын гаиләдә алдыралар,аның электрон версиясе – сайтта 8 меңнән артык укучы теркәлгән. Бу кадәр кешене сыйдырырлык зал юк шул әле бездә. Кайбыч җирлегендә унбиш меңгә якын кеше яшәвен исәпкә алсак, районның яртысыннан күбрәге хәбәрләрне сайттан укый дигән сүз. Дөрес, сайтта теркәлүчеләр арасында республикабызның шәһәр-районнарында, илебезнең төрле почмакларында яшәүче якташларыбыз гына түгел, чит илләрдә гомер кичерүче райондашларыбыз, нәсел җепләре безнең районга килеп тоташучы замандашларыбыз да бар. Алар безнең сайт аша Кайбычның һәрьяклап үсеше, аның кешеләре, матур эшләре белән танышып бара. Дөрес, газетаның электрон версиясе булу подписка алып баруда үзен сиздерә сиздерүен. Әмма без планны уртак көч белән үтибез. Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин газетага үзе беренче булып языла икән, башкалар аның үрнәгенә ничек кушылмасын ди инде. Ә аның тормыш иптәше, педагог Эльмира Рәшитовна безнең актив хәбәрчебез, «Кайбицкие зори» газетасында әледән-әле экология темасына язган мәкаләләре дөнья күрә. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте подписчиклар арасында үткәрүче бәйгеләрдә дә газета-журналларга иң күп язылучы буларак бүләккә лаек булдылар. Әнә шундый иҗади тандем хөкем сөрә бездә. Газетаның тиражын саклауда безгә ярдәм итүче Альберт Илгизәровичка, аның урынбасары Рәмис Хәялиевка, «Дубрава» җәмгыяте директоры Юрий Осиповка, почта хезмәткәрләренә, оешмалар җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, Яшел Үзәндә яшәүче изге күңлле якташыбыз Рәшит Ярхәмовка тирән рәхмәтле без. Газета юбилееның төп спонсоры район башлыгы булуы үзе үк Кайбычта матбугатка карашның нинди булуы турында сөйли.

Затлы ризыклар тулы өстәлләр артында узган юбилей тантанасын башлап җибәргән Альберт Рәхмәтуллин, редакция коллективына Рәхмәт хатын тапшырып, хезмәтебезгә югары бәя бирде, Кайбычта чыгучы бердәнбер газетаның һәр йортта көтеп алынган булуы, халыкның газетаны яратып укуын, матбугат сүзенә ышануларын билгеләп узды. «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева тәбрикләвеннән соң, хезмәттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Тантанада Кайбыч мөстәкыйльлеген алганнан соң, аның беренче җитәкчесе булган Азат Хәнифәтуллин һәм аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров та катнашты.
– Моннан 85 ел элек «Колхоз бригадасы» газетасы исемендә чыга башлап, чорларга һәм тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә исемнәре үзгәрсә дә, «Кайбыч таңнары» газетасы бүгенге көнгә кадәр үз кыйбласына тугры калды, һаман да вакыйгалар үзәгендә кайный, – диде Азат Сафинович, район газетасын оештыру елларын искә алып.
Редакциянең алтын фонды – ул редакция оешуның беренче елларыннан ук биредә эшләгән ветеран журналистлар. 25 яшьлек газетаның беренче җитәкчесе булган Чулпан Камалиева,башта редакторның дубляж буенча урынбасары, аннан соң баш редактор булган Фәридә Нигъмәтҗанова, башка хезмәттәшләребез дә үз чыгышларында редакциядә эшләгән елларын сагынып искә төшерде. Безне район Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре, зәркән заводы директоры Фәрит Гомәров, ТР Икътисад министрлыгыннан Елена Попова, Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов, 1933 елда типографиягә нигез салган Хәбибулла Яруллинның Казандагы аграр университетта студентларга белем бирүче оныгы Фәннур Фәсхетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, каләмдәшләребез, якташ журналистыбыз Хәмидә Гарипова котлады. Танылган халык шагыйре Шәүкәт Галиевның кызы Алсу белән улы Җәмил Һидиятуллиннарның да тантанага кайтуы нур өстенә нур булды. «Әтиебезнең исемен онытмавыгыз өчен мең рәхмәт», диде алар.

Алтмышынчы елларда редакциядә хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән Сарман кызы, язмышын Кошман авылы белән бәйләгән Нәсимә Авзалованың «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» шигыренә көй язган Илһам Хисмәтуллинның Түбән Кама шәһәреннән кайтып, шушы җырны башкаруы тантана кунакларына зур бүләк булды. Кайбыч Апас районы составында чагында безгә «Йолдыз» газетасы килеп торды. Шул елларда мөхәррир булган Рифкать Әхмәтҗановның кызы – Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, тележурналист Эльза Әхмәтҗанова безне видео аша котлады.

– Әлеге тантанага авыл хәбәрчеләрен, мине дә чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Юбилейга иҗади якын килеп әзерләнгәнсез. "Кайбыч таңнары" дип язылган бүләк сәгатьләрегез өчен зур рәхмәт. Арабыздан яшьли киткән журналист кызым Наташаны искә алуыгызга сөендем, – диде Иске Тәрбиттән Людмила Башурина.


Алты сәгатькә сузылган юбилей тантанасында газетаны яратып укуларына, матбугатның сүзе чыннан да тәэсирле булуына тагын бер кат инандык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100