Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Кайбыч” шугалагы яңа шуу сезонын ачып җибәрде
Анда мәктәп укучылары тимераякта шуу буенча көч сынашты
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). “Кайбыч” боз мәйданында спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Анда мәктәп укучылары тимераякта шуу буенча көч сынашты. Ярышта ундүрт мәктәптән командалар катнашты. Кызлар да, егетләр дә 500 метр арага тимераякта йөгерде. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Диана Вәлиуллина бу араны 1 минут 34 секунд эчендә үтеп, бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Федоровское мәктәбеннән оста бадминтончы кыз Полина Григорьева аннан ике секундка гына калышты. Өченче урында – Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илсинә Шакирова, дип белдерде “Кайбыч таңнары” газетасы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз