news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч савымчысы Германиягә стажировка узарга бара

Багай авылыннан Анастасия Сидорова “Һөнәре буенча иң яхшысы” бәйгесендә беренче урынны яулаган.

(Кайбыч,  1 ноябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Республиканың иң оста яшь савымчылары белән аралашырга дип «Дубрава» җәмгыятенең Багайдагы фермасына юл тоттык. Тамара Шулаеваны якыннан беләбез. Районда машина белән сыер саву операторлары арасында үткәрелгән ярышларда даими катнашып килә, җиңүләр дә яулый. Җитештерү күрсәткечләрен арттырганы өчен Сабантуйларда да, алдынгылар слетларында да бүләк алмыйча калганы булса да, бик сирәктер, дип яза җирле басма.

Ә менә Анастасия Сидорованы белми идек әле, аның турында газетага язуыбызны да, бүләкләнүен дә хәтерләмим.

– Һөнәри осталык буенча бәйгеләрдә беренче генә тапкыр катнашуым. Фермада эшли башлавыма да күп түгел бит әле, алты гына ел. Бу еллар эчендә савымчы һөнәренең нечкәлекләренә шактый төшенсәм дә, республика ярышына дулкынлана-дулкынлана гына бардым. Ни дисәң дә, беренче тапкыр бит. Шулай да барлык биремнәрне дә төгәл үтәргә тырыштым. Бәйгедә катнашучы башка хезмәттәшләрем миннән дә җитезрәк күренде, җиңү турында уйламадым да. Җиңүчеләрне игълан иткәндә, минем исем яңгырагач, шатлыклы мизгелләр кичердем. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов миңа, киләчәктә дә зур уңышлар теләп, беренче дәрәҗәдәге диплом һәм ун мең сумлык сертификат тапшырды. Ике призлы урынны да Кайбыч савымчылары яулавын белгәч, министр гаҗәпләнүен яшермәде. Бәйге шартлары буенча, беренче урынны яулаучылар 2018 елда Германиягә стажировкага китәчәк. Чит илгә бару күңелемдә йөрткән хыял гына иде ул. Эшче һөнәрен сайлавым нәтиҗәсендә менә хыялым да тормышка аша, – дип куанычы белән уртаклашты Анастасия. – Бәйгедән соң безне “Форсаж” картинг-үзәккә алып бардылар. Анда картингларда йөрдек, төрле күңел ачу чараларында катнаштык. Эштән бушаган арада клубка чыгабыз, төрле бәйрәмнәргә багышланган концертларда катнашабыз. Фермада коллективыбыз тату, өлкәнрәк савымчылар безнең кебек яшьләр белән теләп тәҗрибә уртаклашалар. Яшь савымчылар бездә дүртәү.

Тамара Шулаева да фермага, Анастасия кебек үк, мәктәпне тәмамлаган елны килгән. Хезмәт стажлары да бер – алты елдан артыграк. Икесе дә савымчы булып эшләгән әниләренең хезмәт юлын дәвам итә, аларны кызлары алыштырган.

–Әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнашуым. 2015 елда “Һөнәре буенча иң яхшысы” бәйгесенә агрофирмадан җибәргәннәр иде.Ул вакытта өченче урынны яулап кайттым. Быел икенче урынга чыктым һәм диплом, сигез мең сумлык акчалата сертификатка лаек булдым. Кызганыч, икенче урынны яулаучылар чит илгә стажировкага бармый икән. Бу юлы бәйге турында интернет челтәреннән укып белдем. Настя белән бергәләп, конкурста катнашу өчен кирәкле документларны җыеп, “Дубрава” җәмгыятенә илттек. Алар заявканы Казанга җибәрде. Бүләкләү тантанасы мәркәзебезнең иң матур урыннарының берсе – Игенчеләр сараенда узды. Эш сәгатьләреннән соң буш вакытларымда нәрсә белән мавыгаммы? Спорт яратам мин. Кайбычтагы «Салават күпере» спорт сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча үткәрелгән ярышта былтыр – икенче, быел өченче урынны алдым, – дип әңгәмәбезгә кушылды Тамара Шулаева. Сүз Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасының республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәләп үткәргән бәйгесе турында бара. Агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында игълан ителгән «Һөнәре буенча иң яхшысы» дигән бәйгесе җиңү китергән безнең савымчыларга. “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында узган ул. Анда 18-35 яшькә кадәрге иң яхшы инженер-механиклар, агрономнар, бухгалтер-экономистлар, механизаторлар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву операторлары, зоотехниклар, терлекче-бозау караучылар ачыкланган, барлыгы 130 конкурсант булган. Бәйгедә «Дубрава» җәмгыятенең яшь зоотехнигы Илзирә Идиятуллина да уңышлы гына чыгыш ясаган. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга дипломнар һәм 2 мең сум күләмендә кызыксындыру призы бирелгән. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узган ярышта савымчы кызлар теоретик сорауларга җавап биргән, савым аппаратын тизлеккә сүтеп җыйган. Бу бәйгедә Анастасия – 87 балл, Тамара – 83,2 балл туплаган.

Анастасия белән Тамараның эш сәгате иртәнге бишенче яртыда башлана. Бу вакытта күбебез татлы йокыда була әле. Хәзер савымчыларның эше күпкә җиңеләйде, сөтне дә потлы чиләкләр белән бидоннарга ташымыйлар. Алар сауган сөт сөтүткәргечләрдән сөт цехына җыела. Андагы счетчиклар һәр савымчының күпме сөт сауганын төгәл исәпләп бара. Анастасия бу елның тугыз аенда группасындагы 44 сыердан 87198 килограмм (декрет ялыннан быел эшкә чыккан) сөт сауган. Ә Тамара группасында 48 сыер бар, аның исәбендә – 137 мең 770 килограмм сөт. Хәзер яшьләр фермага эшкә барырга ашкынып тормый. Бишенче тапкыр үткәрелүче бу бәйге язмышларын туган җирләре белән бәйләгән белгеч-терлекчеләрне кызыксындыру максатында үткәрелә дә инде. Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина әйтеп узганча, авылда калган эшче яшьләр өчен үткәрелүче иң абруйлы бәйге бу, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100