news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч Сабантуенда беренче килгән җайдак атын 90 меңгә сатып алган

Ярышның алыштыргысыз комментаторы Рәмис Хәялиев бәйгедә 20 ат чабуы, аларның нәселе, кайдан килүе һәм җайдаклары белән таныштырды.

(Кайбыч, 9 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Сабантуеның иң мавыктыргыч мизгелләренең берсе – атлар чабышы ул. Кайбычта коеп, буранлый-буранлый яуган яңгыр да халыкны атлар чапкан ипподром яныннан куып җибәрә алмады. Ярышның алыштыргысыз комментаторы Рәмис Хәялиев бәйгедә 20 ат чабуы, аларның нәселе, кайдан килүе һәм җайдаклары белән таныштырды, дип яза җирле басма.

Нәселле атлар арасында Астраль кушаматлы атта “Ак Барс Кайбыч-2” җәмгыяте өчен чапкан Танай авылы егете Динар Габсаттаров финиш сызыгын беренче булып үтте. Ул узган ел да Кайбыч Сабан туенда беренче урынны яулаган иде. Олы Подберезье авылыннан Петр Павлов “Родина” хуҗалыгының Вольф кушаматлы аты белән икенче килде. Кошман егете Динар Хәмидуллин шәхси эшмәкәр Рамил Закировның Бавария кушаматлы атында өченче урынны яулады.

Алардан соң җирле атлар стартка басты. Кошманнан Динар Хәмидуллин Арабикасында беренче килде. Рамил Закировның Стелла кушаматлы атын иярләгән Рәдиф Зиннәтҗанов икенче урынны яулады. Ул Иске Чәчкаб өчен чапты. “Ак Барс Кайбыч-2” җәмгыятенә караган Ульянково бүлекчәсенең Голубь кушаматлы атында Данис Әскәров өченче булып килде. Җиңүчеләргә генә түгел, арттарак килгән җайдакларга да бүләкләр бирелде.

– Ат – минем ышанычлы дустым ул. Арабиканың Кайбыч Сабантуенда беренче генә чабуы әле. Аны Арчадан быел гына 90 мең сумга сатып алып кайттым. Бу юлы җиңүгә өметләнмәгән идем, атым бәйрәмне, башка атларны карап кайтсын дип килгән идем. Без беренче килдек! Ә өебездә биш атым бар, – диде Динар, аты белән горурланып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100