news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч сәнгать мәктәбе педагоглары Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашты

«Уйнагыз, гармуннар» фестивале ел саен үткәрелә.

(Кайбыч, 1 сенябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч сәнгать мәктәбенең гармунда уйнаучы педагоглары Республика көнендә Казанда Г. Камал театры каршындагы мәйданда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашты, дип яза җирле басма.

«Уйнагыз, гармуннар» фестивале ел саен үткәрелә һәм анда кайбычлылар да чыгыш ясый.

- Без эшләгән Кайбыч сәнгать мәктәбенең бу фестивальдә беренче тапкыр гына катнашуы әле. Хезмәттәшләрем Гөлнара Җиһаншина, Резедә Хисамова, Зөлфия Сабирова белән уртак парадта чыгыш ясадык. - диде педагог Зөлфия Яруллина. - Ул көнне, әйтерсең лә, бөтен Казан гармун тавышына күмелгән иде. Андагы атмосфераны гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Кемдер җырлый, бии, гармунда өздерә. Фестивальгә республиканың барлык шәһәр- районнарыннан да иң оста гармунчылар, баянчылар, тальянчылар җыелган иде. Тамашачыларның күп булуы халкыбызның гармунны яратуы турында сөйли. Бу бәйгенең максаты да халкыбызның борынгыдан килүче уен коралы булган гармунның дәрәҗәсен күтәрү, бай мәдәни мирасыбызны буыннардан -буыннарга җиткерү, оста гармунчыларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итү. Сәнгать мәктәбендә баян классында шөгыльләнүче балаларны да әлеге уен коралында уйнарга теләп өйрәтәбез.

Бу көнне сәхнәдә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреатлары чыгыш ясаган. Фестивальне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100