news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч сәхнәсендә Буа дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады

Район башлыгы буалыларга авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән өчен рәхмәтен белдерде.

(Кайбыч, 20 февраль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары, Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбыч авылының мәдәният йортында концерт-спектакльләрнең тынып торганы юк. Район талантлары да, күрше районнар үзешчәннәре дә, Казаннан килүче профессиональ артистлар да еш чыгыш ясый анда. Әле шушы көннәрдә генә анда Буа дәүләт драма театры артистлары спектакль куйды, дип яза җирле басма.

Кайбычлылар чын сәнгать сөючеләр алар, бу юлы да инде үзләре яратып өлгергән Буа артистларының чыгышын тулы зал белән карадылар. Район үзәгеннән генә түгел, барлык авыл җирлекләреннән дә килгәннәр иде спектакльгә карарга. Тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Ул, сәхнәгә менеп, яраткан халкына теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.

- Буа дәүләт драма театры белән без күптәннән хезмәттәшлек итәбез, ике арадагы дуслык җепләре ныклы. Аларга халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итә. Форсаттан файдаланып, тамашачыларга да мөрәҗәгать итәсем килә,- диде ул. -Әлеге спектакль илебез халкы алдында торган мөһим сәяси вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан уза. Кайбыч халкы, гомер-гомергә сайлауларда актив катнашып, үзенең сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте. 18 мартта узачак бу сайлауларда да сайлаучыларның активлыгына ышанам. Илебез язмышына битараф булмыйк, аның киләчәген бергәләп кайгыртыйк. “Урам себеркесе” спектакален кайбычлылар яратып карады. Аның нигезендә тормышның үзе ята. Буа театры артистлары әлеге спектакльне чит илләрдә дә куярга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100