news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч редакциясенә Мурманский өлкәсеннән якташ солдатның портсигары белән посылка килде

9 Май көнне портсигарны тантаналы төстә мәктәп музеена тапшыралар.

(Кайбыч, 6 май, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина) "Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе җитәкчесе Луиза Сөнгатуллинаның “Одноклассники”дагы битенә Мурманский өлкәсенең Заполярный шәһәрендә яшәүче эзтабар Сергей Швецовтан хәбәр килде. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы вакытында шунда батырларча һәлак булган солдат Кашафулла Зәйнуллинның туганнарын эзли, сезнең районныкы булырга охшаган, ди. Аның үз куллары белән уеп фамилиясе язылган портсигарын тапканнар. Олы Урсак авылында яшәүче фермер Фариз абыйның да фамилиясе шундый булгач, кичке сәгать ун булуга да карамастан, шалтыраттым. Туганнар булып чыктылар!

Портсигар салынган посылка Кайбычка редакция адресына килеп җитте инде. 9 Май көнне аны тантаналы төстә мәктәп музеена тапшырачакбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100