news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар

Дәүләт ярдәмен тантаналы төстә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

(Кайбыч, 20 май, "Татар-мнформ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.

Алты гаиләнең өчесенә – Олы Кайбычтан Айсылу Вәлиева, Ләйсән Әбүбәкерова һәм Морза Бәрлебашыннан Алсу Сибгатуллинага сертификатны, тәбрикләү сүзләрен ирештереп, тантаналы төстә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Яшь әниләр бер бала белән генә чикләнмәс, Ана (Гаилә) капиталы сертификаты иясе дә булырлар, 29 яшькә кадәр өченче балаларын табып, андый хатын-кызларга бирелүче 100 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәмен дә алырлар дип ышанасы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100