news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының ветераннар Советы рәисе алышынды

Хәзер районның ветераннар Советы белән Рушания Лотфуллина җитәкчелек итә башлый.

(Кайбыч, 17 февраль, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының ветераннар Советы рәисе алышынды. Хәзер районның ветераннар Советы белән Рушания Лотфуллина җитәкчелек итә башлый. Ул “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе. Ветераннарның еллык хисап җыелышында бертавыштан аны  сайладылар, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы. 

Әлегә кадәр ветераннарның әйдәүчесе булган тынгысыз җанлы Әлфия Закировага рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Унике ел дәвамында шушы эшне башкарган хезмәт ветеранына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков та югары бәя бирде.

Бу көнне Әлфия Нәбиулловнага бүләкләр мулдан тапшырылды: Татарстан Дәүләт киңәшчесе, республикадагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, “Муса Җәлилнең тууына 110 еллык истәлегенә” медале, республика ветераннар Советының адреслы папкасы, район башлыгының Мактау кәгазе, бүләге.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында районда яшәүче ветераннарны кайгыртуның иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булуына тукталды. – Кайбычтагы ветераннар Советы эшчәнлеге мактауга лаек. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанам. Безнең төп бурычыбыз – өлкәннәрне кайгырту. Авыл җирлекләре башлыклары да үз авылларындагы өлкәннәрне игътибардан читтә калдырмасын иде, – диде Хәбир Иштирәков. Узган ел барлык авыл җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр ярдәме белән “Яңарыш” фондына 168 мең 860 сум акча җыеп тапшырылган. Олы Подберезье авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева да әлеге фондның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мәлки, Надеждино, Федоровское авыл җирлекләре ветераннар Советы рәисләре Владимир Лебедев, Валентина Утопова, Нина Моисеева район ветераннар Советының Рәхмәт хатына лаек булды. Җыелышта баш табиб Гөлнара Сафиуллина, Олы Подберезье ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, социаль яклау бүлеге башлыгы Чулпан Камалиева пенсионерлар өчен тудырылган уңай шартлар, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү турында сөйләде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100