news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының укучы егетләре хәрби өйрәнүләр җыенында катнашты

Спорт ярышларыннан кала, егетләр стройда йөрү алымнарын өйрәнделәр, футбол, волейбол уйнадылар, кыр шартларында ашарга пешерделәр.

(Кайбыч, 12 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районының укучы егетләре хәрби өйрәнүләр җыенында катнашты, дип яза район газетасы.

Унынчы класста укучы егетләр уку елы ахырында өйрәнүләр (хәрби) җыенда катнашачакларын яхшы белә. Чөнки хәрби хезмәт нигезләрен өйрәтү, практик занятиеләр үткәрү максатындагы бу җыеннар елның елына үткәрелеп килә. Быел бу җыеннар 27 майда башланды.

Олы Кайбыч авылы урманы кочагында, табигатьнең иң матур урынында район мәктәпләреннән 29 егет, тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары катнашында үткән хәрби җыенда укучыларның физик яктан әзерлеге, спортны яратулары ачык күренде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән берлектә егетләр янына барды.

– Мин үзем дә мәктәптә укыганда нәкъ шушы урында хәрби җыенда булган идем. Россия Кораллы Көчләре сафларына физик яктан әзерлекле, ихтыяр көче нык булган, сәламәт егетләр кирәк. Шуңа да спорт белән дус булыгыз, хезмәтне яратыгыз. Сезгә майның салкын, яңгырлы көннәре эләкте, әмма булачак солдатларны бу куркытырга тиеш түгел, – диде Альберт Рәхмәтуллин.

Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин әйтүенчә, егетләр беренче көнне Апастагы ату урынында Калашников автоматыннан атарга барган. Икенче көн җиңел атлетика ярышларында, вакытка противогаз кию, граната ыргыту, турникта тартылу, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә осталыкларын күрсәткән.

Әлеге җыенга Олы Подберезье мәктәбе укучыларының аеруча әзерлекле килүе күренде. Бу мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Валерий Савиновның тырышлыгы бушка китмәгән. Командалар арасында беренчелекне алар яулады. Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарда. Башка мәктәпләрдәге укучылар да спорт ягыннан әзерлекләрен яхшыртсыннар иде, – диде Рамил Сәлимович.

Чыннан да, бу мәктәпләрнең укучылары төрле ярышларда җиңү арты җиңү яулады. Өч чакрымга йөгерүдә, мәсәлән, өч призлы урынны да Олы Подберезьедан Константин Салатов, Александр Писарев, Олег Корнилов яулады. Турникта тартылуда да шушы егетләр алдынгы булды. Химик коралдан саклану өчен армиядә махсус кием – ОЗК кулланыла. Әлеге киемне вакытка киюдә Алексей Расперетихин өлгерлек күрсәтте. Олы Кайбыч мәктәбеннән Илнур Әхмәтшин, Зильмир Гашыйгуллин да үзләрен оста йөгерешчеләр итеп танытты.Беренче медицина ярдәме күрсәтүдә Федоровское мәктәбе укучылары яхшы әзерлек күрсәтте. Илья Чиклеев белән Константин Шлемкин беренче-өченче урынны яулады. Олы Подберезьедан Константин Салатов икенче урында.

Спорт ярышларыннан кала, егетләр стройда йөрү алымнарын өйрәнделәр, футбол, волейбол уйнадылар, кыр шартларында ашарга пешерделәр. Һава торышының явымлы, салкын булуына карамастан, егетләр җыеннан уңай тәэсирләр алып таралышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100