news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районының социаль хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Алар күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнде.

Кайбыч районының социаль хезмәткәрләрен бүләкләделәр
kaibicy.ru/news/hәbәrlәr/kaybych-rayonyny-sotsial-khezmtkrlre-blklnde

(Кайбыч, 3 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Кайбыч районы социаль яклау бүлегенең хисап җыелышы узда. Анда күпьеллык намуслы хезмәте, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен  хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева; “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә озак еллар директор булып эшләгән Фәнис Гыйниятуллин; Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Альбина Гыйләҗева район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 

Район мәшгульлек бюросының әйдәүче инспекторы Гөлнара Баһавиева; “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Алмаз Абдулганиев, Фәридә Фарахова, Фатыйма Гыйниятуллина; өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы Наилә Насыйрова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Намуслы хезмәте өчен “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бухгалтеры Светлана Кармаенкова район социаль яклау бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot