news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының социаль хезмәткәрләре узган елга йомгак ясады

Киңәшмәдә алдынгы хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын да тапшырдылар.

Кайбыч районының социаль хезмәткәрләре узган елга йомгак ясады
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 1 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Район Советының утырышлар залында социаль яклау бүлегенең 2018 елга нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычларына багышланган киңәшмә үтте.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, бүлек хезмәткәрләре, авыллардагы социаль хезмәткәрләр һәм башкалар катнашты. 

Киңәшмә алдыннан Фатыйма Бикбова һәм Чулпан Камалиева республикада янгыннарда кеше үлемнәре булу очракларына бәйле рәвештә, залдагылар белән алар карамагындагы өлкәннәрнең иминлеге турында әңгәмә үткәрделәр.

Киңәшмә барышында Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Альбина Гыйләҗева, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, район мәшгульлек бюросы начальнигы Эльвира Камалиева, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина 2018 елда башкарылган эшләре турында чыгыш ясады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысының да хезмәтен уңай бәяләде һәм олы рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук, алдынгы хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100