news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Салтыйган фермасы мөдире Россия Президентының Мактау кәгазенә лаек булды

«ТРның атказанган терлекчесе» дигән исемне горур йөртүче Рәшит Абдулла улына әлеге бүләкне тантаналы төстә Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган.

(Кайбыч,  11 ноябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының Салтыйган фермасы мөдире Рәшит Гыймранов Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазенә лаек булды. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында инде 43 нче елын эшләүче , «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән исемне горур йөртүче Рәшит Абдулла улына әлеге бүләкне тантаналы төстә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган, дип яза җирле басма.

– Кремльдә бүләкләү тантанасында катнашу минем тыйнак хезмәтемә куелган иң югары бәя ул. Мине бүләкләгез әле, дип беркайчан да сорап йөргәнем булмады. Җитәкчеләр хезмәтемне үзләре күреп, бүләккә тәкъдим итәләр. Бу зур бүләк өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтлемен. Эш кешесен хөрмәтли белә,фермага килгәч тә, аркабыздан сөеп, булдырасыз, молодцы, дип безне тагын да яхшырак эшләргә рухландырып китә, – диде Рәшит абый. Башка яшьтәшләре кебек бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәгән, язмышы туган авылыннан аерылгысыз аның. Салтыйган авылында колхозчы Зәйтүнә һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Гыймрановларның өч балалы гаиләсендә беренчесе булып туган Рәшит яшьтән үк эштә чыныгып үсә. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлауга, ул чактагы “Путь к коммунизму” колхозына эшкә урнаша. Өч ай узуга армиягә киткән егетне, хәрби бурычын намус белән үтәп кайтуга, Салтыйган фермасына мөдир итеп билгелиләр. Шуннан бирле кырык елдан артык вакыт узган. Рәшит Гыймранов, ышанасы да килми, әле һаман да шул эшендә – Салтыйган фермасының алыштыргысыз мөдире булып калган. Савымчылар, бозау караучылар, гадәттә бер урында шулай озак эшли, ә менә ферма мөдирләре алышынып тора. Бу еллар эчендә әллә никадәр колхоз рәисе белән эшләгән, колхоз таркалгач, агрофирмага башка җитәкчеләр килгән. Һәрберсенең үз таләбе, эш ысуллары. Рәшит абый, һәр яңалыкны отып алып, эшләвен дәвам иткән.

Салтыйган фермасында нигездә мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнәләр, биредә уртача 550 баш терлек исәпләнә. Тырыш, хезмәтен намус белән башкаручы Рәшит абый кул астында эшләүче утызга якын терлекчедән дә шуны таләп итә. Үзенең бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша, аларда җаваплылык хисе тәрбияли. Үзара аңлашып эшләүгә корылган коллективта ит җитештерү күләмен елдан-ел арттыра баралар. Алар карамагындагы мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы бер килограммнан да артып китә.

– Терлекчелек тармагы ел әйләнәсе алсыз-ялсыз эшләүне таләп итә. Малларны һәркөн рацион буенча ашатырга, профилактик чараларны да вакытында үткәрергә кирәк, – диде Фиргать Басыйров. – Ферманың уңышы аның җитәкчесенә бәйле. Барлык фермаларда да Рәшит абый кебекләр эшләсә, безнең уңышларыбыз да күпкә яхшырак булыр иде. Лаеклы ялда булуына да карамастан, бүген дә эшләвен дәвам итә, күрсәткечләре дә югары. Районның иң алдынгы ферма мөдире ул. Фермасында тулы тәртип. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнаша, авылында төрле бәйрәмнәр үткәргәндә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Шуңа күрә авылдашлары, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Бөек Ватан сугышыннан кайткач озак еллар буена колхозда шофер булып эшләгән, Дан ордены кавалеры Абдулла Гыймрановның улы ул. Әнисе Зәйтүнә дә колхозда төрле эш башкарган. Инде бакыйлыкка күчкән әти-әнисенә тәрбияле итеп үстерүләре өчен гомере буе рәхмәтле ул. Гаиләсендә дә бәхетле: 1979 елда авылның иң тырыш кызларының берсе Халидә белән гаилә корып, ике кыз үстерәләр. Гөлшатлары Олы Кайбыч мәктәбендә биологиядән укыта, өч балалары бар. Гөлнурлары Казан шәһәрендә банкта эшли. Авылның иң үрнәк гаиләләренең берсе ул Гыймрановлар гаиләсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100