news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Надеждино авылында көненә 500-700 килограммга кадәр сөт тапшыралар

Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тапшырылган сөт күләме – лидерлыкны билгеләүче күрсәткечләрнең берсе.

(Кайбыч, 27 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары" ). Надеждино – Кайбыч районындагы иң кечкенә авыл җирлекләренең берсе. Шулай булса да, ул алдынгылар сафында. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тапшырылган сөт күләме – лидерлыкны билгеләүче күрсәткечләрнең берсе, дип яза җирле басма.

Сөт җыючы Сергей Савельев җәйге чорда Надеждино, Морат, Репьевка, Кичкеево авылларыннан көненә 500-700 килограммга кадәр сөт җыя.

– Безнең җирлектә барлыгы 111 хуҗалыкта 104 сыер исәпләнә. – Бу – районда иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Халык сыйфатлы ризык ашау өчен генә түгел, үзләреннән арткан сөтне тапшырып, азмы-күпме акча эшләү өчен дә сыер аср

Савельевлар үзләре дә өч сыер асрый. Тормыш иптәше – авыл җирлеге башлыгы Екатерина белән әнә шул рәвешле авылдашларын мал-туарның баш санын киметмәскә өнди. Алар үрнәгенә иярүчеләр аз түгел. Морат авылыннан Галина Фадеева – өч, аның авылдашы, дүрт бала анасы Марина Хитёва алты баш сыер асрый. Надеждинода да андый уңганнар шактый: Надежда Бурлакова һәм Татьяна Савельеваның дүртешәр, Виктор Ветлугиннарның өч сыер. Репьевкадан Лидия Сапаркинаны, Надеждинодан Светлана Коршунованы да әлеге исемлеккә кертергә мөмкин.

Хуҗалыгыңда үз сыерың булу яхшы ул. Сыйфатлы һәм файдалы сөт ризыклары белән туклангач, балалар да сау-сәламәт булып үсә, табын тулы сый-нигъмәт дигән сүз. Ләкин күп итеп мал-туар асрау зур көч сорый, йокыдан иртә торып, соң гына ятарга кирәк.

– Шунысы яхшы, хәзер элеккеге кебек терлек азыгын үзебезгә әзерлисе юк, – ди сөтлебикәләрнең хуҗалары. – Пай җирләре өчен печән, хезмәт хакы хисабына ашлык бирәләр.

Авыл халкының әнә шулай киләчәккә өмет белән каравы сокландыра. Әлеге өметләр акланып, сөткә бәяләр артсын иде дигән теләктә калабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100