news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының “Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре юл билгеләрен өйрәнә

Кайбыч районының “Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре юл билгеләрен өйрәнә

(Кайбыч, 23 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районының “Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре кечкенәдән үк юл билгеләрен өйрәнеп үсә Мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре, “Тылсымлы илгә сәяхәт” дип исемләнгән чара кысаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча тәрбияче апалары Светлана Утеева белән бергәләп алган белемнәрен күрсәтте. Ул белемнәр белән танышырга Кайбыч ЮХИДИе инспекторы Илфат абыйлары Әхмәтов та килгән иде, дип яза район газетасы.

Балалар юл билгеләрен Убырлыдан коткарды. И-и ул Убырлы дигәннәре кирегә сукалап, һаман начарлыкка өндәп торды да соң инде. Юлны аркылы чыгу урыннарының кирәк түгеллеген, светофордан да мәгънә булмавын исбатларга тырышты. Балалар карчык әйткәннәрнең киресен дәлилләп бирде. Убырлы аның саен начарлык эшләвен дәвам итте. Ул юл билгеләрен яшереп куюын, алар яшәгән илгә бару бик авыр икәнлеген әйтте. Борылышларны күрсәтүче юл билгесен дә сихерләргә җитеште. Кызлар һәм малайлар, юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы табышмакларга җавап биреп, аны сихердән арындырдылар. Алай гына да түгел, Убырлы карчыкның тискәре киңәшләрен тыңлап, велосипед белән һәлакәткә юлыккан песи баласына да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтте алар. Рәхмәт йөзеннән песи балаларга светофорны һәм юл билгеләрен коткарырга ярдәм итте, Убырлы карчык җиңелергә мәҗбүр булды. “Автомобиль”, “Юл билгеләре”, “Светофор”уеннарында катнашып һәм юл кагыйдәләре турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, ни дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәтте. – Мин сезнең белемнәрегездән бик канәгать, балалар. Бик тиздән сез мәктәпкә китәрсез, укырга әти-әниләрегездән башка гына йөри башларсыз. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәү аеруча кирәк булачак, – диде балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина. Илфат Әхмәтов та тырыш һәм зирәк булулары өчен балаларга рәхмәтен белдерде. Ул аларга әти-әниләре белән машинада утырып йөрү кагыйдәләрен искәртте, велосипедта йөргәндә сак булырга өндәде, диелә район хәбәрендә.

– Без сезнең белән кабаттан мәктәптә очрашып, юл йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз. Аларны онытып, бүген сезгә кунакка килгән песи хәлендә калмасагыз иде, – диде ул. Тәрбиячеләр алып барган эш дәвамлы булсын иде. Юл йөрү күнекмәләрен балаларда кечкенәдән үк формалаштыру мөһим. Чөнки бу вакытта аларның кызыксынуы көчлерәк, ә хәтере яхшырак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100