Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районының мәдәният хезмәткәрләре узган елга йомгак ясады
Узган ел районда 4416 мәдәни чара үткәрелгән.
(Кайбыч, 18 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы үзәгендә мәдәният хезмәткәрләренең 2016 елга йомгак ясау һәм 2017 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмәсе үтте. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, китапханәләр, клублар, музей, Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре катнашты, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.
Төп доклад белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова чыгыш ясады. Халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге турында директор Венера Сафиуллина сөйләде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, Балалар сәнгать мәктәбе һәм музей җитәкчеләре Гөлнар Җиһаншина белән Эльмира Сафина да еллык эшчәнлекләре турында хисап тотты.
Мәдәни-күңел ачу чараларын, бу өлкәдә яуланган уңышларны газетабыз битләрендә даими рәвештә яктыртыла. Чыгышлардан күренгәнчә, узган ел районда 4416 мәдәни чара үткәрелгән. Алар арасында аеруча истәлеклеләре – күренекле якташыбыз Галия Кайбицкаяның 110 еллыгы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу, Россиядә Кино, Татарстанда Су саклау зоналары елы уңаеннан үткәрелгәннәре. Районның фольклор коллективлары арасында игълан ителгән “Халкым хәзинәсе” фестивале дә зур әһәмияткә ия.
– Фестивальнең географиясе киңәя, анда катнашучылар саны арта. Киләчәктә “Халкым хәзинә”сен зона дәрәҗәсендә үткәрәсебез килә, – диде Рамилә Әбләзова. Узган ел Иске Тәрбиттән “Сәүдияр” фольклор ансамбле үзешчән халык коллективы исеменә лаек булды. Олы Кайбычның “Ак җилкән” театр коллективы халык театры исемен алды. Отчет елында районның иң яхшы клуб учреждениесе исеменә Иске Тәрбит, Колаңгы күп функцияле үзәкләре, Арыслан клубы һәм Кече Мәме мәдәният йорты лаек булган. Олы Кайбычның “Дуслык”, Кече Мәменең “Палан”, Иске Тәрбитнең “Сәүдияр”, Олы Подберезьеның “Березка”, Ульянковоның “Рябинушка”, Колаңгының “Радуга” ансамбльләре районда һәм шәһәрләрдә үткәрелгән чараларда актив катнаша.
– Якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты, Татар курчак театрын оештыручыларның берсе, язучы Фуат Таһировның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән быел аның туган авылы Шүширмәдә мемориаль такта кую планлаштырыла, – диде Венера Сафиуллина, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырганда. Интернетта бөтен мәгълүмат бар дисәләр дә, районда китап укучылар саны кимемәгән, киресенчә, 66га арткан. Китап фонды 2031гә үскән. Ел саен берничә китапханә, республика авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре программасында катнаша. Быел Мөрәле китапханәсе әлеге программаның “Иң яхшы китапханә” номинациясендә 100 мең сум, Корноухово китапханәчесе Тамара Титова “Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе хезмәткәре” номинациясендә 50 мең сум акчага лаек булган. Дүртенче ел рәттән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Авыл туризмы” республика программасы буенча эшли. Узган ел туристик маршрут Кошман һәм Мөрәле авыллары буйлап үткән.
Хисап елы дәвамында барлыгы 2948 төрле чаралар үткәрелгән. Мәлки, Хуҗа Хәсән, Колаңгы, Кече Мәме, Кошман һәм Мөрәле китапханәләре лидерлар сафында. Район Балалар сәнгать мәктәбе укучылары ел саен республика, төбәкара һәм халыкара бәйге-фестивальләрдә актив катнаша һәм җиңү арты җиңү яулый. Узган ел да уңышлары шактый булган аларның. Укытучылар да семинарларда, мастер-классларда һәм төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә актив катнаша. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балаларны баянда гына түгел, гармунда да оста итеп уйнарга өйрәтергә тәкъдим итте. «Гармун – халкыбызның җаны ул» дип әйтүенә дә тирән мәгънә салынган.
Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Эльмира Сафина үз чыгышында дәүләт һәм башкала музейларында 3D проекция, ягъни җанландырылган экспозиция дип исемләнгән яңа төр технология кулланылуын әйтте. “Әлеге технология бездә дә булса, музейга килүчеләрне операдан ария башкаручы Галия Кайбицкаяның җанландырылган образы каршы алыр иде”, –диде директор. Альберт Рәхмәтуллин шактый чыгымнар таләп иткән мондый проекциянең безнең музейда да булачагына ышандырды. Очрашуда районда туган якны өйрәнү музее булдыру, анда экспонатлау туплау турында да сүз барды. Район башлыгы рейтинг күрсәткечләреннән канәгать булмавын белдерде. Ул махсус белеме булмаган мәдәният хезмәткәрләренә укырга керү бурычын куйды. Чөнки республика буенча билгеләнүче рейтингка бу күрсәткеч тә йогынты ясый. Альберт Илгизәрович бәйге-грантларда катнашырга киңәш итте, бу яктан үзәкләштерелгән китапханәләр системасын үрнәк итеп куйды. Шулай ук кварталга бер тапкыр мәдәният хезмәткәрләре катнашында утырышлар, күчмә семинарлар үткәрү тәкъдиме дә яңгырады.
Министрлыктан килгән вәкил Фәнзилә Җәүһәрова да үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Киңәшмәдә иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да булды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз