news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде

Хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Кайбыч, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары" ). Кайбыч районының мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде, дип яза җирле басма.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Соравыл күпфункцияле үзәге методисты Мария Ямщиковага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы эшчәнлекләре өчен, озак еллар Багай мәдәният йортында эшләп, хәзер дә үзешчән сәнгатьтә катнашуын дәвам итүче Зоя Рожкова, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Алинә Хәйретдинова, рәссам-бизәүче Рафаэль Нигъмәтуллин, Афанасьевка клубы методисты Гүзәлия Гыймадиева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге методисты Алия Низамиева, автоклуб мөдире Фәнил Җамалетдинов, Чүти мәдәният йорты методисты Гөлүсә Гыйльфанова, район мәдәният йорты режиссеры Ләйсән Шамилова, Кошман мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова мәдәният бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

 Намуслы хезмәтләре һәм үзешчән халык сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен Иске Чәчкаб клубы методисты Наилә Сибгатуллина, Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова, Шүширмә клубы методисты Әлфирә Зарипова мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100