Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районының Кошман мәктәбе укучылары балчыктан савыт-сабалар ясый
Укучылар “Балчык белән эш” түгәрәгендә яратып шөгыльләнә.
(Кайбыч, 10 март, «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Дәрестән тыш вакытта шөгыльләнү өчен мәктәпләрдә нинди генә түгәрәкләр эшләми хәзер. Укучылар үзләренең сәләтенә һәм кызыксынуына туры килгәненә рәхәтләнеп йөри ала. Бу инде укудан соң өйгә йөгереп, әти-әниләр эштән кайтканчы компьютерга текәлеп утыру түгел. Түгәрәкләр ул – вакытыңны файдалы шөгыль белән уздыру, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.
Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин әйтүенчә, әлеге эш технология һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдиновның тәкъдиме белән 2015 уку елында башланып киткән. Түгәрәк җитәкчесе Айдар Линар улы үзе, аның әлеге юнәлештә махсус белеме дә бар. Кирәкле балчыкны да ул үзе юнәтә. Бу эшне тагын да киңәйтеп җибәрү өчен зуррак мич сорала, чөнки хәзергесе кечерәк күләмле әйберләр генә ясарга мөмкинлек бирә. Атнага бер мәртәбә үткәрелүче түгәрәккә нигездә 5-6 класс малайлары йөри, кызлар эшләнмәләрне буярга һәм бизәргә ярдәм итә. Укучылар “Балчык белән эш” түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Бәлки киләчәк Сабантуйларда алар ясаган чүлмәкләрне ватырбыз, матур савытларда гөлләр үстерербез, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз