news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Корноухово авылында сөт кабул итү пункты ачылды

Бу пункт көненә 30 тоннага кадәр продукция кабул итәргә сәләтле.

(Кайбыч, 9 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин).  Кайбыч районының Корноухово авылында сөт кабул итү пункты ачылды, дип яза район газетасы.
Аны файдалануга тапшыру тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр, авыл халкы катнашты.

– Районда эшмәкәрлекне җәелдерү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Күрше Чувашиядән килгән эшмәкәр безнең районда үз эшен ачарга теләген белдергәч, без аны хупладык кына. Чөнки өстәмә эш урыннары да барлыкка килә, халыктан җыелган сөтне моннан соң башка районнарга, Чувашиягә илтеп йөрисе юк. Сөт кабул итү пунктының үзебезнең район территориясендә булуы транспорт чыгымнарын да бермә-бер киметәчәк. Барыгызга да сөтне шушы кабул итү пунктына тапшырырга тәкъдим итәм, – диде Альберт Рәхмәтуллин. – Сөт өчен вакытында исәп-хисап ясауны төп таләп итеп куям, бәясе дә ким булмасын.Шул ук вакытта сөт тапшыручыларның үзләрен дә сыйфатлы продукция тапшырырга өйрәтергә кирәк. Ачый башлаган яисә су кушылган сөт белән югары майлылыктагысы бер бәядә булырга тиеш түгел. Районда ун, аннан да күбрәк сыер асраучы кешеләр шактый. Аларга дәүләт тарафыннан да һәр баш сыерга өч мең сум исәбеннән субсидия бирелә. Күпләп сыер асраучыларга сөтне суыту өчен танк-суыткычлар алу бәясенең 70 проценты субсидияләнә. Дәүләт тарафыннан башка төрле ярдәмнәр дә бар. Димәк, мал асраган кеше отачак кына.

Шушы кабул итү пунктын ачкан шәхси эшмәкәр Илнар Зәйнуллин әйтеп узганча, пункт көненә 30 тоннага кадәр продукция кабул итәргә сәләтле. Ул бу эштә яңа кеше түгел, Батыр районында да шундый ук пунктлары бар.

–Биредә алтышар тонна сөт сыйдырышлы ике танк-суыткыч эшли. Сөтнең сыйфатын, майлылыгын тикшерү өчен мини-лаборатория дә урнаштырдык. Ульянково авылыннан Наталья Суганова лаборант хезмәтен башкарса, Корноуховодан Ольга Филянина техник хезмәткәр булып эшләячәк.Сөт китергән автомобильләрнең цистерналарын юу өчен кайнар су, махсус урын булдырдык. Кабул ителгән сөтне Арча районындагы сөт-май заводына озатачакбыз. Аны ташу өчен “КамАЗ”, “ЗИЛ”, “ГАЗ-53” автомобильләребез бар. Күргәнегезчә, эшне тиешенчә оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

Илнар үзе күрше республикада яшәсә дә, аңа безнең район яхшы таныш. Әтисе Минзаһит Зәйнуллин элеккеге “Заря” колхозында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә Иске Тәрбит авылы балалар бакчасына йөргән, бишенче класска кадәр бездә укыган. Хәзерге вакытта Комсомол районының Тукай авылында яшиләр.

Тантаналы төстә кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да кабул итү пунктына үттеләр. Бар җирдә чисталык, заманча җиһазлар урнаштырылган. Кыскасы, эшне алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган.

Соңыннан сөт кабул итү пунктын ачу тантанасында катнашучыларның барысын да тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйладылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100