news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесенә беренче ашлык китерелде

Игенне Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан, күрше Чувашия Республикасыннан кабул итәләр.

(Кайбыч, 11 август, “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). “Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалы аграрийлары иң өлгере булып чыкты. Ундүрт тонна авырлыктагы арпаны, беренчеләрдән булып, “КамАЗ” машинасында әлеге филиал шофёры Альберт Абдрахманов алып килде. Без, редакция хезмәткәрләре дә, икмәк кабул итү предприятиесенә барып, бу вакыйганың шаһиты булдык.Кырларда гына түгел, монда да урак өсте башланган. Предприятие территориясендә бер генә эшсез кешене дә очратмадык, дип яза җирле басма.

Хезмәткәрләрнең йөзендә җитдилек, барысы да эш белән мәшгуль. Һәр җирдә тәртип һәм чисталык хакимлек итә. – Безнең предприятие барлыгы 60 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Аның 42 мең тоннасы элеваторга, 18 мең тоннасы складларга салына. Көн дәвамында өч мең тонна ашлык кабул итеп урнаштыра алабыз, – диде директор Илгиз Моглиев, эшчәнлекләре белән таныштырып. – Игенне Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан, күрше Чувашия Республикасыннан кабул итәбез. Ул башта лаборатор анализ үтә, аның дымлылыгы, чүплелеге, бөртекнең җилемсә күләме билгеләнә. Аннан соң, ашлыкны чистартып, киптереп, тиешенчә температура режимын саклап урнаштыралар. Илгиз Моглиев, беренче ашлыкны китергән Альберт Абдрахмановның кулын кысып, хезмәтләрендә уңышлар теләде. Складка керткәнче, лаборатория хезмәткәре Людмила Тайсинова игенне җентекләп тикшерде һәм анализ алды. Шуннан соң гына йөк машинасы предприятие ишегалдына үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100