news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Кече Мәме авылында хәйриячеләр балаларга уен мәйданчыгы төзеде

Хәйриячелек үрнәге күрсәткән авылдашларына барлык ата-аналар да рәхмәтле.

(Кайбыч, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Татарстанның Кайбыч районы Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы булып әле быел гына эшли башлаган Елена Алексеева идеясе белән авылның нәкъ уртасында балаларга мәйданчык төзелде, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.

“Халык җыеннарында ата-аналар бу мәсьәләне еш күтәрәләр иде. Шуңа да быел көз авыл җирлеге депутатлары белән бергә сөйләштек тә мәдәният йорты каршындагы буш урында үз көчебез белән балаларга уйнау өчен мәйдан ясап куярга булдык, - ди авыл җирлеге җитәкчесе. - Колаңгы мәктәбендә укытучы булып эшләүче депутатыбыз Юрий Дунаев, шул мәктәптә укытучы Сергей Федотов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Валерий Галанскийлар ярдәме белән барлыкка килде ул”. Алар бар эшне дә үзләре башкарган: материалларны да тапканнар, таганнар да куйганнар, утыргычлар да, башка әйберләр дә. Валерий үзе монда агачлар да утыртты, дип сөйли Елена Алексеева.

Бу мәйданчыктан көндез балалар тавышы тынып тормый. Хәйриячелек үрнәге күрсәткән авылдашларына барлык ата-аналар да рәхмәтле, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100