news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Бу спорт мәйданчыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек министрлыгы аша финансланды

(Кайбыч, 3 июнь, «Татар-⁠информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин) Әлеге мәктәп укучылары сәнгать өлкәсендә генә түгел, спортта да сынатмый. Заман таләпләренә туры китереп төзелгән әлеге спорт мәйданчыгында укучылар волейбол, баскетбол белән шөгыльләнә алачак. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән дә котлады һәм:

– Бу спорт мәйданчыгын төзүдәге ярдәмнәре өчен без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка рәхмәтле булырга тиешбез. Министрлык аша республикада төзелгән ике спорт мәйданчыгының берсе Балтачта, икенчесе – бездә. Анда мәктәп укучылары гына түгел, авыл яшьләре дә шөгыльләнсен иде. Спорт сәламәт яшәү рәвеше тәрбияли. Символик ал тасма киселгәннән соң, барысы да мәйданчыкка узды.

– Бу көнне укучылар гына түгел, укытучылар да, авыл яшьләре дә көтеп алды. Спорт үзе зур тәрбия чарасы ул. Авыл мәктәбенә шундый зур бүләк ясауларына барыбыз да шатлана, – диде мәктәп директоры Айдар Хәсәнов. Укучыларның күрсәтмә чыгышларыннан соң, егетләр командалары арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу булды. Аны Альберт Рәхмәтуллин башлап җибәрде. – Иске Чәчкаб мәктәбе районда спорт, мәдәният, төрле фәннәр буенча белемнәрне тирәнтен бирүче мәктәп буларак аерылып тора. Шуңа күрә, чыгарылыш классларына имтиханнарны уңышлы бирү авырлык тудырмас дип уйлыйм. Чыгарылышлар өчен бу көн якты, матур мизгелләргә бай булып истә калсын, – диде мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, коллективка югары бәя биреп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100