news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы һәйкәленнән 50 ел буена сакланган ядкарьне алдылар

Шушы кадерле ядкарьнең хуҗасы – 90 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Газизулла Хәмидуллин үзе дә шушы тантананың шаһиты булды.

(Кайбыч, 9 май, “Татар-информ”, "Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина)  Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылы һәйкәленнән 50 ел буена сакланган ядкарьне алдылар Шушы кадерле ядкарьнең хуҗасы – 90 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Газизулла Хәмидуллин үзе дә шушы тантананың шаһиты булды, дип яза район газетасы.

Иске Чәчкаб авылында сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган куелган һәйкәлнең арткы ягындагы “2017 елда ачарга” дигән язу ничәмә-ничә кешене ымсындырды икән? Сүз алтмышынчы елларда салынган һәйкәл турында бара. Яңа һәйкәл мәдәният йорты янында урнашкан. Һәйкәлне уеп, киләчәк буыннар өчен ниндер язулар салып калдырганнар анда. Ни язылган анда, беркем берни белми. Әнә мәктәп директоры Айдар Хәсәнов сөйли: “Мин беренче класска кергән 1977 елда ук бар иде инде ул язу. Аңа кадәр дә булган. 9 Май көнне митингка җыелган саен укытучыларыбыз бу хакта әйтми калмый иде. Ул вакытта 2017 ел безгә бик ерак кебек тоелган иде. Вакыт узганы сизелмәгән дә, менә һәйкәлдәге серле тартманы алыр көн дә килеп җитте.

Бөек Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән митинг алдыннан халыкны бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, авылның сугыш ветераннары,тыл хезмәтчәннәре, яшьләр, балалар күз алдында ачтылар аны. Дөрес, шушы авылда яшәүче Кайбыч полициясе начальнигы Рушан Хуҗинга һәм ярдәмчеләренә һәйкәлдәге кечкенә уентыкны ачу җиңел булмады, бик яхшы итеп цементланган булып чыкты ул. Шуңа да шактый тырышырга туры килде аларга. Арада, бәлки, анда бер нәрсә дә юктыр, дип әйтүчеләр дә булды. Әмма Бөек Ватан сугышы ветераны Газизулла абый Хәмидуллин бер сүз белән генә ышанычлы итеп, бар, дип җавап бирде. Тагын бер сугыш ветераны- Зиннәтулла абый Заһидуллин да монда. Һәм... менә ул бөтен кешене әллә ничә еллар буена ымсындырып торган сер: Рушан Галимулла һәйкәл эчендәге куышлыктан эченә берәр дәфтәр салынган ике шешә тартып чыгарды. Өстән берөзлексез яңгыр явып торганга, көне дә салкын булганга күрә, дәфтәрдәге язуларны мәдәният йортында бөтен халык алдында укырга булдылар.

Менә сәхнәгә, шул язуларны тотып, укытучылар Эльмира Хәсәнова белән Энҗе Гыйльманова чыкты. Зал тып-тын, бар игьтибар аларга төбәлгән. - Дәфтәр тышына “Апас районы, Кайбыч авыл Советы, Иске Чәчкаб авылы гражданнарының тарих дәфтәре, 1967 ел” дип язылган,- дип башлады сүзен Эльмира ханым. Димәк, ул һәйкәлгә ярты гасыр элек салып куелган һәм 50 ел дәвамында бик яхшы хәлдә сакланган! Кайбыч та Апас районы составында булган әле. Дәфтәр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемлеге белән ачыла, аларның туган еллары да язылган: Ахметшин Сунгат, 1905, Адиятуллин Салават, 1897, Алкин Шагизда, 1901, Сафин Бәхетгәрәй, 1907, Низамиев Назметдин, 1895, Хаялиев Нуретдин,1906, Хисамов Мухаматша, 1901... барлыгы 102 кеше. Сугыштан яраланып кайтып, вафат булган дүрт авылдашларының да исемнәре язылган. Дәфтәрдән өзек: “Бу памятник 1967 елның сентябрь аенда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар өчен салынды. Икенче Бөтендөнья сугышы 1941 елның 22 июнь көнне немец фашистлары тарафыннан башлап җибәрелде һәм 1945 елның 9 Май көнне Совет армиясе тарафыннан җиңелеп, безнең илгә җиңү китерде. Шул көннән бирле 9 Май – Җиңү бәйрәме көне булып санала. Безнең Иске Чәчкаб авылыннан сугышка китүчеләрдән 102 кеше һәлак булдылар. Шуларның истәлекләрен мәңгеләштерү өчен колхозчылар теләге буенча һәйкәл кордырдык. Бу һәйкәлне бездән соң яшәгән буыннар матур итеп саклагыз!!! Бу һәйкәл Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын үткәргән көннәрдә салынды. Бу истәлекне сез Октябрьнең 100 еллыгын бәйрәм иткәндә (2017 елда, автор искәрмәсе) ачарсыз һәм барлык авырлыкларны кичереп үткәргән кешеләрне искә алырсыз. Әлеге дәфтәрләргә авылның революциягә кадәрге, сугыш, сугыштан соңгы еллары турында бай мәгълүмат бирелгән. Ә иң соңгы битенә: “Бу дәфтәрне язучы - авыл клубы мөдире булып 1951 елдан бирле эшләүче Хәмидуллин Газизулла Зиннәт улы. 1927 елда туган. 18 сентябрь, 1967 ел.

Шушы кадерле ядкарьнең хуҗасы – 90 яшьлек Газизулла Хәмидуллин үзе дә шушы тантананың шаһиты булды.

-Чын дөресен әйтәм, бу көннәрне күрермен дип бер дә ышанмаган идем. Бездән соң киләчәк буыннар аны кадерләп саклар, - диде ул. Ә дәфтәр мәктәп музеенда сакланачак, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик кадерле мирас ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100