news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген уңай бәяләделәр

Ай башында ук башланып киткән бу өйрәнүләрнең максаты - гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү.

(Кайбыч, 24 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Декабрьдә районның гажданнар оборонасына әзерлеген тикшерелде. 19 декабрьдә районның барлык хезмәтләре, эвакуация, кабул итү пунктлары катнашында күләмле өйрәнүләр үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ай башында ук башланып киткән бу өйрәнүләрнең максаты - гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү.

Өйрәнүләрнең башыннан ахырынача Татарстан Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Наил Гареев һәр хезмәтнең, группаның үз алдына куелган бурычны төгәл үтәвенә ирешкәнчегә кадәр биредә булды.

19 декабрьдә иртәнге 6 сәгатьтә өйрәнүләр башланды. Наил Мәҗитович үз эшен барлык службаларны барлаудан башлады. Районның гражданнар оборонасына йомгак ясаганда, Наил Гареев һәр хезмәт, һәр төркем, кабул итү пунктының эшенә тулы анализ ясады. Ул Кайбыч районының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген уңай бәяләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100