news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Федоровское мәктәбе 150 еллык юбилеен бәйрәм итте

Шушы вакыт эчендә мәктәпне 2440 укучы тәмамлаган, юбилей тантанасына 300 гә якын кеше кайтты.

(Кайбыч, 1 апрель,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбыч районы Федоровское урта мәктәбе барлык чыгарылышларын – өлкән буын кешеләрен, бәйрәмчә киенгән җитди ханымнарны, директорлар, эшчеләр, медиклар, инженерлар, укытучылар, төзүчеләр, җитәкчеләр, эшмәкәрләрне үзенә җыйды. Әйе, бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Кайчандыр үзләре белем алган мәктәп бусагасыннан атлап кергәндә, дулкынланулары әллә каян сизелеп тора иде. Мәктәпләре дә үзгәргән, алар укыгандагы кебек түгел. Белем йортының заманчага әйләнүенә сокланудан күбесенең күзләре яна, йөзләреннән шат елмаю китми, дип яза җирле басма.

Мәктәпнең 150 еллык юбилей тантанасына илебезнең төрле төбәкләреннән кайтканнар иде. Элеккеге укучыларның күбесен танырлык та түгел.Чөнки еллар аларны шактый үзгәрткән, кичәге шук малайлар, озын толымлы кызлар җитдиләнгән.Әллә каян күренеп тора, бер-⁠берсен сагынышканнар, әнә ничек күз яшьләре аша кочаклашып күрешәләр. Мәктәп аларның шат авазларыннан яңгырап торды. Классларга да керделәр, әмма парталар да, стеналардагы портретлар да алар укыгандагы кебек түгел инде. 

Белем учагын тәмамлаучылар арасында иң өлкәне – 1942 елгы чыгарылыш укучысы, 95 яшьлек Анна Андреевна Захарова иде. Мәктәпне тәмамлаган кыз Бөек Ватан сугышында катнаша, үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклары да аз булмагандыр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны җирлегебезнең иң кадерле кешесе дип атады.Бүгенге көндә районда 16 сугыш ветераны яши. Сугыш каһарманнарының сафлары елдан-ел сирәгәя бара шул. Тантанага кайткан кунакларның кайсы белән генә әңгәмә корма, барысы да очрашуга ашкынып кайтулары турында әйтә. – Мин үзем әлеге данлыклы мәктәпне 1954 елда тәмамлаган идем. Бушанча авылыннан йөреп укыдым. Без укыган мәктәп белән хәзергесе арасында җир белән күк аермасы. Монда яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган, – диде 82 яшьлек Илья Калдин. – Әлеге бәйрәмне көтеп алдым. Классташлар, укытучылар белән очрашу өчен менә дигән форсат бу. Ә бу роза чәчәкләрен яраткан укытучыларыма алып кайттым. Һөнәрем буенча – бизнес-тренер. Мәктәпне 1996 елда тәмамлаган идем. Шундый бай тарихлы мәктәптә укуым белән чиксез горурланам, – диде хәзер Казанда яшәүче Александр Некрасов. Хәзерге вакытта Тәтеш шәһәрендәге предприятиеләрнең берсен җитәкләүче Тәфкил Сибгатуллин – 1966 елдагы чыгарылыш класс укучыларының берсе. Ул да шул чорда укыган яшьтәшләре белән очрашты. Өлкәннәр арасында мәктәпне кайсы елда тәмамлавын төгәл генә әйтә алмаучылар да булды, әмма бу мөһим түгел, иң мөһиме – аларны очрашуга чакырганнар, онытмаганнар. Тантана башланырга минутлар гына калып бара, кунаклар төрле шарлар белән бизәлгән коридор аша залга узды. Соңыннан ачыкланганча, 20 мең сумга төшкән бу шарлар мәктәпнең элеккеге укучыларының берсеннән бүләк икән.

Тарих битләрен актарганда Юбилей тантанасын ачып җибәргән мәктәп директоры Михаил Серяков кайткан кунаклар һәм анда катнашучылар белән таныштырды. – Бүгенге бәйрәмебезнең иң кадерле кунаклары – мәгариф ветераннары һәм чыгарылышлар. Сезнең барыгыз да безнең хәтердә һәм йөрәкләрдә. Гасыр ярымлык тарихы булган мәктәбебез коллективы, элеккеге традицияләрне дәвам итеп, бүген дә уңышларга ирешә, яңалыкка юл яра. Төп максатыбыз – уку-укытуның сыйфатын яхшырту, белемле яшьләр тәрбияләү, – диде ул, сәламләү өчен сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга биреп. Альберт Илгизәрович, бу вакыйганың авыл тормышында мөһим урын алып торуына басым ясап, болай диде:

– Әлеге чал тарихлы мәктәптә үз эшенең осталары эшли. Мәктәпнең республика буенча беренче урынга чыгып, Татарстан Президенты исеменнән бирелүче 500 мең сум күләмендәге грантка лаек булулары – тырыш хезмәтләренең матур нәтиҗәсе ул. Тынгысыз җанлы педагог Михаил Серяков әлеге мәктәп белән инде 30 ел буена җитәкчелек итә. Быел аның үзенә дә 60 яшь тула. Коллективка киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар насыйп булсын. Очрашуга кайтучыларның барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм, мәктәпнең 200 еллыгын да шулай каршыларга язсын. Район башлыгы юбилеен билгеләп үтүче мәктәпкә 30 мең сумлык сертификат, укытучыларга республика һәм район бүләкләрен тапшырды. Мәктәптә төрле елларда эшләгән укытучыларны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр, чәчәкләр, бүләкләргә күмделәр. Укучылар алар өчен иң матур җырларын, биюләрен башкарды. Педагогик хезмәт ветераннары үзләре дә осталыкларын күрсәтте. Ни кызганыч, аларның сафлары шактый сирәгәйгән инде, арадан мәңгелеккә китүчеләрне җылы сүзләр белән искә алдылар. Мәктәп белән төрле елларда 15 директор җитәкчелек иткән. Ә Михаил Серяков эстафетаны Галина Николаевна Романовадан кабул итеп алган. “Шушы мәктәптә 33 ел буена эшләвем белән чиксез горурланам. Инде өлкән яшьтә булсам да, мәктәп тормышы белән даими кызыксынып торам. Бүгенге очрашу мине гүя яшьлек елларыма алып кайтты. Ишегем һәрвакыт ачык, миңа кунакка килегез, чәй табыны артында хатирәләрне барларбыз, – диде ул. Бәйрәмнең якты мизгелләрен чыгарылышлар да тиз генә онытмас әле. Тантанага кергәндә аларның һәрберсенә кечкенә кыңгыраулар бүләк иттеләр. Чыгарылышларны барлаганда, шул кыңгырауларны яңгыраттылар. Нәтиҗәдә, мәктәпне 1966, 1974, 1980, 1985, 1994, 2004 һәм 2010 елларда тәмамлаучыларның күбрәк кайтуын ачыкладылар.
Сәхнәдән үткәннәр турында гына түгел, киләчәк хакында да сөйләделәр. Әнә, әле балалар бакчасына гына йөрүче бер малай илебезнең Президенты булырга хыяллана. Киләчәктә Федоровское мәктәбен компьютерлар белән күмәчәкләр, биредә бассейн да, оранжерея дә булачак, хезмәткәрләр саны эколог, диетолог, массаж ясаучы, социолог һәм башка белгечләр хисабына тулыланачак. Укучылар һәм укытучылар киләчәктәге мәктәпне шулай күрә.

Тантанада үз фикерен әйтергә, мәктәпкә, укытучыларга бүләкләр тапшырырга теләүчеләр күбрәк булды. Педагоглар һәм чыгарылышларны мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та кайнар котлады. Ул бу мәктәпнең райондагы база мәктәпләре арасында лидерлар өчлегенә керүен һәм биредә иң яшь коллектив туплануын билгеләп үтте. Укытучыларга мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырды, барысына да исәнлек-саулык, уңышлар, шатлыклар теләде. – Федоровское мәктәбе алдынгылар сафында атлый һәм бу гасырлар буена шулай дәвам итсен иде, – диде ул. Элеккеге укучылар укытучыларына, мәктәпкә рәхмәтләрен, теләкләрен белдерү өчен бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Тәфкил Сибгатуллин, “Кайбычагрохимсервис” җәмгыятенең элеккеге директоры Фәргать Сибгатов, хезмәт ветераны Виталий Тарасов һәм башкалар бар иде. КФУның Чаллы шәһәрендәге институты ректоры,техник фәннәр докторы Мәхмүт Ганиев Кайбыч укучыларын үзләренә укырга чакырды. Тантана тәмамланганнан соң да тиз генә таралышмадылар әле. Бәйрәм табынына җыелдылар,классташлар аралашуларын дәвам итте, истәлеккә фотога төштеләр, дискотека башланды, соңыннан салют аттылар. Мәктәп еллары һәркемнең күңеленә якын шул ул, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100