news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Борындык мәдәният йорты иҗат коллективы район үзәгендә спектакль куйды

"Сәхнә көзгесе” фестивалендә актив катнашканы өчен “Без кабызган утлар” театр коллективы район мәдәният бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

(Кайбыч, 18 февраль, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Бәрлебашының “Мизгел” театр коллективы район мәдәният йортында спектакль куеп озак та үтмәде, Борындыкның “Без кабызган утлар” иҗат төркеме үзешчәннәре Данил Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия” әсәре белән сәхнә тотты, чират – Мөрәле үзешчәннәренә. Районның театр коллективлары арасында игълан ителгән “Сәхнә көзгесе” фестивале кысаларында әнә шундый спектакльләр тәкдим ителә, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Шунысы игътибарны җәлеп итә, алда санап үткән коллективлар өчесе дә сәхнәләштерү өчен Данил Салихов әсәрләрен сайлаган. – Өч мәдәният йорты да бер авторның пьесасын сайлавы – очраклылык. Бу хакта белгәч, үзебез дә шаккаттык, – диде Борындык театр коллективы җитәкчесе Илсинә Хөснетдинова. – “Капчыктагы Мәгъфия” әсәре миңа бер укуда ук ошады. Ул алдау һәм урлау юлы белән мал җыю, байлык туплауның ахыры яхшы тәмамланмау турында. Гомумән, Данил Салиховның комедияләре хәзерге чор проблемаларын чагылдыра һәм бүгенге җәмгыятьтә күзәтелгән тискәре күренешләрне фаш итә. Спектакльне Мөрәле һәм Шүширмә тамашачысына тәкъдим иткән идек инде, тагын берничә авылга барырга планлаштырабыз. Борындыкның эчәр сулары, сулар һавасы шундыймы икән әллә, биредә сәләтле халык яши. “Капчыктагы Мәгъфия” спектаклен куеп, алар моны тагын бер кат раслады. Илсинә Хөснетдинова да кечкенә чагыннан ук сеңлесе белән сәхнәдән төшми. Җырлау сәләте аларга әниләре Ләлә Ярхәмовадан күчкән. Илсинә әнисен остазы дип саный. Ләлә ханым, сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән киткәч, мәдәният йорты мөдире булып әле гыйнвар аеннан гына Илсинә үзе эшли башлаган. Ул спектакльдә төп рольне — сыер савучы кыз Мәгъфияне бик оста итеп уйнады. Аферист Сәлмән ролен башкаруны Федоровское мәктәбенең унынчы классында белем алучы Константин Шленкинга ышанып тапшырганнар һәм ялгышмаганнар, ул да бик матур уйнады. Рус исем һәм фамилияле егетнең татарча матур итеп сөйләвенә күпләр гаҗәпләнде бу көнне. – Тумышы белән Магнитогорск шәһәреннән ул. Яшь тә сигез айлык чагыннан бирле Борындыкта татар телендә сөйләшеп үсте, монда балалар бакчасына йөрде. Яшәргә дип шәһәргә киттеләр дә, яңадан безнең авылга кайттылар. Костя ул чагында да татарчаны онытып кайтмады. – Барлык мәдәни чараларда да актив катнаша, кемгә ярдәм кирәк булса, шуңа булыша ул, – диде Илсинә, Константин белән таныштырып. Закирә әби булып Рушания Нигьмәтҗанова уйнады. Ул Борындык авылындагы кибетләрнең берсендә сатучы булып эшли. Кира бандит кыз – 1 ролен “Кайбыч” спорт-техник клубы методисты Лилия Хәйретдинова башкарды. Кира бандит кыз – 2 булып китапханәче Алсинә Тимершина уйнады. Суфлер – укытучы Рафия Кәлимуллина, тавыш режиссеры – сигезенче класс укучысы Альмир Гарәфиев. Гармунда уйнап, сәхнә утларын көйләп, көч биреп торучы Гөлгенә Габдрахманова булды. Тамашачы спектакльнең башыннан ахырына хәтле гади авыл кызы Мәгъфия өчен ут йотып утырды. Аферист Сәлмән аны төп башына утыртып, йортсыз да, акчасыз да калдыра язды. Өйләнеп, Казанга алып китәм дип алдап, кызны капчыкка салып, урамда ташлап калдырды. Ләкин Закирә әбинең зирәклеге аркасында Сәлмән үзе төп башына утыра. Үзешчәннәр шулкадәр ышандырырлык итеп уйнады ки, спектакль тәмамлангач, тамашачылар җиңел сулап куйды һәм озак итеп алкышлады.

“Сәхнә көзгесе” фестивалендә актив катнашканы өчен “Без кабызган утлар” театр коллективы район мәдәният бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100