Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районының Бәрлебашы мәктәбе укытучысы «Татмедиа» бүләгенә лаек булды
Призлар уйнатуда катнашучыларның күбесе укытучылар.
(Кайбыч, 7 март, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбыч районының Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Исламия Мусина «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең кызыксындыру бүләгенә лаек булды, дип яза район басмасы.
Төрле бәйгеләрдә, шул исәптән газета-журналарга язылучылар арасында үткәрелгән акцияләрдә даими катнашучы, һәрвакыт эзләнүдә булган тынгысыз җанлы, җитез Исламия ханымга лаеклы бүләген без Чүти мәктәбендә узган Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара семинарда тапшырдык. Призлар уйнатуда катнашучыларның күбесе укытучылар. Чөнки алар күп укырга, мәгълүматлы булырга омтыла.
– Газета-журналлар укырга яратуым катнашырга өндидер бу бәйгедә. “Татмедиа” сайты белән һәрдаим танышып торам. Яңалыкларны да сайтлар аша беләм. Ә менә газета-журналларны кулыма тотып укырга яратам. Шуңа да аларга күпләп язылабыз. «Кайбыч таңнары», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын», «Сабантуй», белән бергә башка төрле газета-журналлар да алдырабыз, – диде Исламия Мусина. – Язылган газета-журналлар арасында өлкән буын – әниебез укый торган, кызыбыз өчен яздырылган басмалар да бар. «Почта гына хәзер сирәк килә, элек һәркөн газета-журналлар китерәләр иде» – дип искә алабыз. “Языл һәм телевизор от!” акциясендә һәр елны катнашам. Зур-зур бүләкләр отканым юк әлегә, әмма менә өченче тапкыр кызыксындыру бүләгенә лаек булдым. «Кайбыч таңнары», «Татмедиа» дигән язулы кружкалар чәй эчкән саен үзләрен искәртеп торалар. Ә менә матбугатка бүләк оту өчен генә язылмыйм, мөмкинчелек бар икән – катнашам. Бәйгене оештыручыларга, бүләк өләшүчеләргә рәхмәт, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз