news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Бәрлебашы авылы үзешчәннәре Данил Салиховның комедиясен сәхнәләштерде

“Коткарыгыз, каравыл!” комедиясен уйнаган үзешчән артистларны тамашачылар көчле алкышларга күмде.

(Кайбыч, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Кайбыч таңнары"). Татарстанның Кайбыч районы Бәрлебашы авылында үзешчәннәр халыкка “Коткарыгыз, каравыл!” комедиясен сәхнәләштерде, дип хәбәр итә районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Буранлы һава торышы булуга карамастан, драматург Данил Салихов әсәре буенча куелган әлеге комедияне тамаша кылырга Бәрлебашы күпфункцияле үзәгенә халык күп килде. Наил Сибгатуллин (Мөкатдәс), Фирнат Өметбаев (Мөслих Мөслимович), Салават Рәхмәтуллин (Кави бабай), Данис Әскәров (Мисбах), Гүзәл Өметбаева (Сәрмәдия), Алсу Әскәрова (Минҗиһан), Талия Салаватова (Айгөл), Динара Зиннурова (Рушания), Фәнил Өметбаев (Асыл Шәмгунович) һәрберсе үз ролен зур осталык белән башкарды. Тамашачылар үзешчән артистлар уйнавын бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100