news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Бөек Ватан сугышы ветераннары медальләр алды

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырыла башлады.

(Кайбыч, 22 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). 9 Май – Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырыла башлады, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары -Кошманнан Хәсән Җиһаншин, Чүти авылыннан Асия Бәширова, Нурулла Алиевка, Ябалак авылыннан Аманулла Хәмидуллинга медальләр тапшырды. Тантанада авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр дә катнашты.


- Сезнең буынга сынауларны күп үтәргә туры килгән. Дәһшәтле сугыш кырларында үз- үзегезне аямыйча, дошманнарга каршы көрәштә катнашкансыз, сугыштан соңгы елларда җимерелгән шәһәр-авылларны торгызуга күп көч куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне искә алып, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче барлык сугыш ветераннарын әлеге медаль белән бүләкләү турында Указ кабул итте. Сезгә исәнлек- саулык телим, сугышчылар буын тирән хөрмәткә лаек, - диде Альберт Илгизәрович медаль тапшырганда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100